Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы эшчәнлек турында хисап тотачак
Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы гыйнвар). Казанда узган ел
нәтиҗәләренә йомгак ясауны дәвам итәләр: 2015 елда Киров һәм Мәскәү районнары
администрациясе эшчәнлегенең төп нәтиҗәләре турында администрация башлыгы Дамир
Фәттахов сөйләячәк. Эшлекле киңәшмә шәһәр Мэры Илсур Метшин катнашында администрация бинасында үтәчәк.