(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче гыйнвар, Ксения Швецова). Казанда
2015 елның 11 ае дәвамында Яңа Савин районының эре һәм урта предприятиеләрендә
җитештерелгән сәнәгать продукциясе күләме икътисад үсешенә китергән. Районның
барлык төп предприятиеләре әлеге күрсәткеч буенча уңай динамикага ия. Бу турыда
бүген Казан Мэры Илсур Метшинга 2015 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләренә багышланган
эшлекле киңәшмәдә Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы
Тимур Алибаев җиткерде.
Россия икътисадында катлаулы хәл күзәтелүенә карамастан, Яңа
Савин районында сәнәгать җитештерүе индексы 122%-ны тәшкил итә. Әлеге күрсәткеч
тулаем Казан буенча – 97,2%. Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары
администрациясе башлыгының беренче урынбасары Альберт Бикмуллин чыгышында әйтеп
үткәнчә, районда икътисад үсешен, беренче чиратта җитештерү индексы 125% булган
“Элекон заводы” һәм әлеге күрсәткече 118% булган “БКК” ААҖ кебек эре предприятиеләр
тәэмин итә. “Татэлектромонтаж” ААҖ шулай ук уңай динамикага ия. 2015 елда компаниядә
продукция әйләнеше 6 млрд. сумнан артып китә. Предприятиедә хезмәткәрләр саны –
8%-ка арткан, ягъни 2091 кеше эшли.
Эре предприятиеләр җитештерүне киметмичә, киресенчә, инвестицион
чаралар ярдәмендә үстерүне дәвам итәләр. Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында
урнашкан предприятиеләр һәм оешмаларда 2015 елда инвестицияләрнең гомуми күләме
– 5,1 млрд. сумнан артыграк. Әлеге чараларны предприятиеләр, кагыйдә буларак, шәхси
җитештерүне яхшыртуга юнәлдерәләр. А.Бикмуллин мәгълүматлары буенча, Яңа Савин
районында уртача хезмәт хакы 30 мең сумны тәшкил итә.
Эшлекле киңәшмәдә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис
Калинкин, Казан муниципаль берәмлеге Башлыгының беренче урынбасары Рөстәм
Нигъмәтуллин, аппарат җитәкчесе Игорь Сивов, шәһәрнең барлык район җитәкчеләре
катнашты.