(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче август). Казан, халыкны һәм
эшмәкәрлекне яңа сервислар һәм иминлек белән тәэмин итеп, заманнан алда үсеш
алырга тиеш. Казан Мэры Илсур Метшин “Мегафон” ачык акционерлык җәмгыятенең
генераль директоры Иван Таврин белән очрашкан вакытта шундый фикер җиткерде. Очрашу
барышында яклар шәһәрнең IT-проектларын тормышка ашыру кысаларында “Мегафон”
компаниясенең инфраструктурасын һәм карарларын куллану перспективалары буенча
фикер алыштылар.
Шәһәр башлыгы сүзләренә караганда, Казанның
социаль-икътисади үсеше зур күләмдәге мәълүматларны саклау һәм куллану
турындагы мәьсәләне чишүне, халык составы һәм динамикасы турындагы актуаль
мәгълүматларны алуны таләп итә. “Мегафон” компаниясе 2013 елгы Универсиада вакытыннан
бирле үзен яхшы партнер буларак күрсәтте. Хәзер, кайбер хезмәтләргә ихтыяҗ
барлыкка килгән вакытта, без әлеге операторның инфраструктурасын һәм
продуктларын куллануны мөмкин булган карарларның берсе буларак карыйбыз”, - дип
белдерде И.Метшин.
Иван Таврин сүзләренә караганда, “Мегафон”да дәүләт
клиентлары белән эшләү тәҗрибәсе бар. Шундый карарларының берсе булып Big Data
продукты тора. Ул төрле бурычларны чишәргә, шулай ук шәһәр инфраструктурасын планлашыруга
мөмкинлек бирә. “Без үзебезнең мөмкинлекләрне Казан үсеше файдасында кулланырга
шат булачакбыз”, - дип ассызыклап үтте Иван Таврин.
Очрашу азагында яклар, халык һәм шәһәрнең эшмәкәрлек
җәмгыятьләре ихтыяҗларын исәпкә алып, шәһәр проектларын тормышка ашыру
кысаларында үзара хезмәттәшлек итү турында килештеләр.