И.Метшин: “FINA чемпионаты Казанга спорт башкаласы исемен расларга мөмкинлек бирә”
Денис Гордийко фотосы
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы июль, Зилә Гайфи). Казанның төп максаты – Спортның су төрләре буенча чемпионатны спортчылар һәм катнашучы илләрдән килгән делегацияләр өчен максималь шартлар һәм шәһәрлеләр өчен минималь уңайсызлыклар булдырырлык итеп уздыру. Бу хакта Казан Мэры Илсур Метшин 2015 елгы дөнья чемпионатына әзерлек буенча штаб утырышын ачкан вакытта билгеләп үтте.
Әлеге чара хәзерге минутларда Спортчылар авылының Халыкара мәгълүмат үзәгендә бара.
Чарада шәһәр Башкарма комитетының барлык структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм Спорт проектлары башкарма дирекциясе вәкилләре катнаша.
Илсур Метшин утырышны ачкан вакытта 2015 елгы дөнья чемпионатының финиш сызыгына килеп җиткәнлеген ассызыклап үтте.
ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы ярдәме белән төрле юнәлешләр буенча зур күләмдә эш башкарылганлыгын җиткерде, Рөстәм Миңнехановка һәм Хөкүмәттәге хезмәттәшлренә рәхмәт белдерде.
Спортның су төрләре чемпионаты, Илсур Метшин фикеренчә, Казанга спорт, башкала һәм заманча шәһәр репутациясен расларга мөмкинлек бирә. “Безнең төп максат – спортчылар һәм катнашучы илләрдән килгән делегацияләр өчен максималь шартлар һәм шәһәрлеләр өчен минималь уңайсызлыклар булдыру. Казанлылар чемпионатның һәр чарасына килерләр дип өметләнәбез”, - диде Мэр.