(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы июль, Әдилә Галиева). Спортның
су төрләре буенча дөнья чемпионаты волонтерлары белән бүген Спортчылар авылында
Казан Мэры Илсур Метшин очрашты. Шәһәр башлыгы яшьләр белән аралашты һәм эш
башланыр алдыннан соңгы теләк-тәкъдимнәрен җиткерде.
“Спорт проектлары башкарма дирекциясе” автоном
коммерцияле булмаган оешмасының Волонтерлар белән эш буенча департаменты
җитәкчесе Анна Захматова сөйләп үткәнчә, Спортның су төрләре буенча дөнья
чемпионатын уздыру барышында барлыгы 2500 кеше оештыру комитетының ирекле ярдәмчесе
булачак. Шулардан 540 волонтер Казанга Сербия, Венгрия, АКШ, Казахстан, Швеция,
Бөек Британия һәм башка илләрдән, шулай ук Россиянең 20 төбәгеннән - Удмуртия,
Приморье крае, Мәскәү, Әстерхан өлкәсе, Санкт-Петербург, Волгоград, Красноярск
краеннан киләчәк.
Эшкә беренчеләрдән булып Казан һәм Татарстан волонтерлары
керешкән. Чит ил волонтерлары шәһәргә 18-нче июль көнне киләчәк.
Казан Мэры ФИНА паркында эшләячәк 60 волонтер – Казан
югары уку йорты студентлары, шулай ук team-лидерлар белән очрашты. Илсур Метшин
яшьләргә активлыклары өчен рәхмәт белдерде һәм волонтерлардан башка спорт
чаралары эшендә алган тәҗрибәләре турында сорашты.
Шәһәр башлыгы киләсе чемпионатта волонтерларның зур урын
алып торуларын ассызыклап үтте. “Кунаклар иң беренче волонтерлар белән
очрашачак. Шәһәр турында барлыкка киләчәк фикер, кире кайту теләге уяну сездән
тора. Сез Казан һәм республиканы гына түгел, бөтен Россияне тәкъдим итәсез!”, -
дип билгеләп үтте Мэр һәм яшьләргә уңышлар теләде.