Казан Мэры Илсур Метшин «Украина. Чорлар борылышында» күргәзмәсен карап
кайтты. Экспозиция «Россия – минем тарихым» тарихи паркында тәкъдим ителде.
Күргәзмәнең 10
тематик залы борынгы рус дәүләте нигезләнгәннән алып бүгенге көннәргә кадәрге
тарихи чорны үз эченә ала. Экспозициядә Россиянең кенәз Владимир тарафыннан
чукындырылуы, кече Россиянең Рус патшалыгына керүе, Кырымның кушылуы, Екатерина
II идарә иткәндә Яңа Россиянең барлыкка килүе, УССРның барлыкка килүе,
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы, СССР таркалуы, Украинаның яңа тарихы
башлануы, Донбасс фаҗигасе, Кырымның һәм көньяк-көнчыгыш төбәкләрнең Россиягә
кайтуы чагылдырылган.
Кунаклар өчен уникаль фото һәм видео
материаллар, кинохроника, карталар, плакатлар һәм архив документлары
әзерләнгән. Күргәзмәне әзерләгәндә заманча мультимедиа технологияләре – проекцияләр, кинектлар, интерактив панельләр кулланылган.
«Украина. Чорлар борылышында» беренче мультимедиа күргәзмәсе 4-24 нче ноябрьдә Мәскәүдә «Манеж» үзәк
күргәзмә залында узды. Өч атна эчендә экспозициягә 55 меңнән артык кеше килгән, шул
исәптән Италия, Япония, Әрмәнстан, Германия, Белоруссия, Кытай, Казахстан, Луганск халык республикасы һәм Донецк халык республикасы кунаклары. Казанда
күргәзмә 24 нче гыйнвардан 24 нче февральгә кадәр дәвам
итәчәк. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов экспозицияне карады һәм проектны
эшләүчеләргә рәхмәт белдерде.