Алып баручы: Эфирны “Тема” тапшыруы дәвам итә, студиядә Алексей Кулешов. Бүген программабыз кунагы – Казан Мэры Илсур Метшин. Илсур Рәис улы, хәерле кич!
Илсур Метшин: Хәерле кич.
А.К.: Хөрмәтле телевизор караучылар, Илсур Рәис улы сезнең эфир башланганчы юллаган сорауларыгызга җавап бирергә әзер, сүз уңаеннан, сораулар әле дә кабул ителә. Сорауларны шулай ук туры эфирда 554-22-22 телефон номеры аша җиткерергә була.
Илсур әфәнде, кичә Казан шәһәре Думасының хисап сессиясе булып узды. Мэр буларак Сез дә чыгыш ясадыгыз, узган елда башкарылган эшләр турында сөйләдегез. Күп саннар яңгырады, ирешкән уңышлар турында сөйләнелде һәм киләчәккә планнар турында да сүз булды. Сезнеңчә, узган елның төп уңышы нәрсәдә?
И.М.: Беләсезме, сорауларга җавап язылган чыгыш кичә бер сәгать дәвамында яңгырады. Чыгышта әйтелгән һәр сан безнең өчен бик кадерле, чөнки бу Мэрия һәм район администрацияләре командаларының гына эше түгел. Бу ел дәвамында шәһәр ирешкән уңышлар дигән сүз. Һәр сан артында - бик күп кешеләрнең хезмәте, мин эшмәкәрләргә, социаль хезмәткәрләргә, табибларга, автомобиль йөртүчеләргә - уртак җиңүгә китергән барлык һөнәр ияләренә олы рәхмәтемне җиткерәм. Ләкин, минем фикеремчә, иң төп уңыш – ул демографик рекорд. Менә дүртенче ел рәттән инде без демографик рекорд куябыз. Әти-әниләренә олы куаныч булып, шәһәребездә 22 мең 949 сабый дөньяга килде. Мин әти-әниләрне чын күңелемнән котлыйм һәм аларның тормышта шундый мөһим адымга баруларын хуплыйм. Гаиләләребездә икенче, өченче, дүртенче балалар туа. Бу – казанлыларның, яшь гаиләләрнең хәлен ачыклаучы яхшы күрсәткеч, лакмус кәгазе. Без яңа туган бәхетле сабыйлар, икенче, өченче балаларын табарга теләгән яшь гаиләләр белән үсәбез. Балалар – безнең якты киләчәгебез. Бу елда сабыйларның узган елдагыга караганда сан ягыннан күбрәк тууы мине сөендерә. Без алар өчен яшибез, шәһәребез аларга яшәү өчен уңайлы, имин, матур, куркынычсыз һәм экологик яктан чиста булсын өчен, без барысын да эшләячәкбез.
А.К.: Димәк, балалар туа икән шәһәрдә барысы да яхшы дигән сүз?
И.М.: Юк, барысы да яхшы була алмый. Көн артыннан төн килә, суыктан соң җылы була. Һичшиксез, бездә дә хәл итәсе мәсьәләләр бар. Ләкин бу яхшы күрсәткеч, Казан гаиләләре киләчәккә өмет белән карыйлар дигән сүз. Нью-Йорк яки Токиомы, Истанбул, Казан яки Мәскәү шәһәреме ул, гомумән, нинди генә шәһәр булмасын, барлык шәһәрләр өчен уртак күрсәткечләр бар. Гомер озынлыгы, туган балалар саны, шәһәрдә ничә квадрат метр торак төзелү, салынган юллар, утыртылган чәчәкләр саны – әнә шулардан. Төп чәчәкләр – ул безнең балаларыбыз. Быел балалар саны узган ел белән чагыштырганда тагын да күбрәк. Мин моңа бик шат.
А.К.: Илсур әфәнде, хәзерге шактый катлаулы икътисади хәл нәтиҗәсендә сезнең киләчәккә өметләрегез бу елда гамәлгә ашырылмый калыр дип курыкмыйсызмы?
И.М.: Сүз дә юк, вакыйгаларны реаль күзлектән чыгып карый белергә кирәк. Иң катлаулы вакытта бөтен дөньясында, илдә нинди хәл, әнә шуларга дөрес бәя бирергә кирәк. Төзәтмәләр кертелергә тиеш. Ләкин әлеге сәбәпләр аркасында гына минем күңелем төшми. Мин шәһәребез һәм республикабыз өчен курыкмыйм, киләчәккә өмет белән карыйм. Без барлык сынауларга да әзер, без башкалардан көчлерәк. Президентыбыз, Татарстан Хөкүмәте җитәкчелеге белән озак еллар бергә бик киеренке рухта эшләдек. Сәнәгатьчеләребезгә, урта һәм кече эшмәкәрләребезгә рәхмәт әйтергә телим. Тармаклардагы һәр пункт буенча тулы хисап бирә алабыз. Без сәнәгать предприятиеләре, юл-транспорт инфраструктурасы, социаль объектлар буенча бик зур эш башкардык. Ныклык запасы җитәрлек.
Кризис, һичшиксез, беркемне дә читләтеп үтмәячәк, без моны конкрет күрсәткечләр аша сизәбез: азык-төлеккә бәяләр үсә, һәм бу уңайдан тиешле карарлар кабул ителә. Азык-төлекнең төп 20 төренә бәяләрне 2 айга үзгәрешсез калдырганнары өчен ритейлерларыбызга рәхмәтемне җиткерәм. Әлеге мәсьәлә өчен федераль структуралар җаваплы, шулай да ул безгә дә кагыла. Мәсьәләне җайга салу өчен дарулар базарында да тиешле чаралар күрелә. Хөкүмәтебез һәм тармак министрлыгы моңа зур игътибар бирә. Болар барысы да игътибар үзәгендә, без җентекләп күзәтәбез. Шәһәрдә минем җитәкчелектә кризиска каршы штаб булдырылды. Без аерым тармаклар, бәяләр, азык-төлек буенча хәлләрне күзәтеп, кирәкле тармакта тиешле чаралар күрәбез. Бу - атналык, көнлек эш.
Мин бездә барысы да начар дип әйтә алмыйм. Шушы көннәрдә генә Казан оптика-механика заводында булып кайттым. Бу – Дәрвишләр бистәсендә авыр вакытларда заказлар булмаган заманда үз-үзен саклап калган завод. Бүгенге көндә әлеге предприятие иң өметлеләрдән санала, алай гына да түгел, завод 2015-2016 елларга заказ белән тәэмин ителгән. Алар хезмәткәрләр туплыйлар, бүгенге көндә 200 квалификацияле белгеч кирәк. Казан вертолет заводы, “Казаноргсинтез”, “Нәфис косметикс” предприятиеләре дә яхшылардан санала. Әлеге оешмаларның җитәкчеләре үз вакытында, дөнья базарында көндәшлеккә сәләтле булу өчен, җитештерүчәнлекне модернизацияләүдә шактый зур эш башкардылар. Мәсәлән, “Нәфис” компанияләр группасы кредитлар алды, шартлы рәвештә, 800 млн. доллар дип алыйк, бүгенге көндә ул 400 млн. доллар, бу бит валюталы продукция дигән сүз. Беркем дә эшсез утырмады. Мин без җитди әзерлекле дип уйлыйм. Татарстан Республикасы Президенты һәм Хөкүмәте җитәкчелегендәге команданың кризисны беренче генә кичерүе түгел. Әйе, кризислар төрле, ләкин без ничек эш йөртергә кирәк икәнен беләбез. Бездә, шәһәребезнең социаль-икътисади тотрыклылыгын саклап калып, әлеге юлны лаеклы үтәрбез дигән өмет, ышаныч бар.
А.К.: Яхшы, әйдәгез, безгә мөрәҗәгать итүче Казан халкын тыңлап карыйк. Сез туры эфирда, хәерле кич!
Тамашачы: Исәнмесез! Йортларны капиталь төзекләндерү эшләре башланды. Безнең йорт әле һаман төзекләндерелми. Бу елда йортыбыз төзекләндереләчәкме икәнен кайдан белеп була? Төзекләндерелмәсә, кайчан булыр микән?
А.К.: Капиталь төзекләндерү буенча сораулар бик күп. 2-нче Газ урамы, 5 корпус, 1, Гарифҗанов урамы, 9а, Телецентр урамы, 13/8 һ.б. Адресларны озак санарга була.
И.М.: Әйләнә-тирәдәге вакыйгаларга битараф булмаган актив тамашачыга сораулары өчен рәхмәтемне җиткерәм. Шәһәр халкы һәр ишегалды һәм подъезд өчен борчылып яшәгәндә генә без омтылган теләкләргә ирешә алабыз. Президент Владимир Путин катнашында 2007 елда ТР Дәүләт Советында без йортларны капиталь төзекләндерү программасын гамәлгә ашыру бурычын куйган идек. Шул вакыттан алып Казанның торак фондында булган һәр өченче йортта төзекләндерү эшләре башкарылды. Без 1700 лифтны, ун мең километрдан артык коммуникацион челтәрне – су үткәрү торбаларын, канализацияләрне алмаштырдык. Халык моны күрә, алар үз йортларында да төзекләндерү эшләрен көтәләр.
Йортларны капиталь төзекләндерү турындагы мәгълүмат Мэрия һәм ТР Торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы сайтында бар. Әлеге материалда тиешле йортларда төзекләндерү эшләрен башкару вакыты күрсәтелгән. Бу елда без 280 йортта капиталь төзекләндерү эшләрен башкарачакбыз.
Капиталь төзекләндерү эшләре алып барыла торган йортта яшәүчеләргә мөрәҗәгать итәм: эшнең һәр төре сезнең белән килешенгән булырга тиеш, башкарылган эшнең сыйфатын җентекләп күзәтегез. Үз чиратыбызда без дә тикшереп торабыз. Ләкин халык контролен беркем дә бетермәде. Без киләчәкбез, тикшерәчәкбез, ләкин сез дә халык контролерлары булып калыгыз.
А.К.: Илсур әфәнде, яз ае өчен традицион сорау – юллар торышы. Яз әле башланып кына килә, шуның өчен әлеге тема бүген бик мөһим дә түгелдер, ләкин тагын 2-3 атнадан шикаятьләр артачак.
И.М.: Сезнең белән килешмим, бүген нәкъ менә әлеге тема бик мөһим. Һава температурасы алмашынып торган илебез өчен юллар, ни кызганыч, һәрвакыт җитди мәсьәлә булып калачак. Кызганыч, бу елда да температура ноль аша бер күтәрелде, бер төште. Әлеге күренеш юлларны эштән чыгара. Без юлларны ямау эшенә чыгарга әзер. Бүгенге көндә ТР Президенты карары белән, шушы урында аңа рәхмәтемне җиткерәм, Казандагы юлларны төзекләндерү эшенә 1 млрд. сум күләмендә акча бүлеп бирелде. Әлеге сумманың 200 миллионы бистә юлларын тәртипкә китерү эшенә тотылачак. Узган ел без бистәләрдә 92 юлны төзекләндердек. Шуларның яртысына асфальт юл салынды, калганнарына вак таш җәелде, бу республика программасында шулай каралган иде. 300 млн. сумы автобус маршрутлары йөри торган төп юлларны төзекләндерүгә тотылачак. Калган 500 млн. сум акча, узган елдагыча, ишегалды территорияләрен төзекләндерү эшенә юнәлтеләчәк. Бер карасаң, саннары да зур кебек, ләкин юллар өчен күбрәк таләп ителә. Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты уңаеннан материаль чаралар табылыр дип өметләнәбез. Июль аенда безгә бик күп кунаклар килүе көтелә. Өстәмә керемнәр һәм мөмкинлекләр булган очракта, тагын да күбрәк юлларны тиешле нормаларга китерә алачакбыз.
А.К.: Ә төзекләндерүгә килгәндә? Бик күп сораулар килә - шәһәр халкы мәйданчыклар төзү, чәчәк түтәлләрен булдыру тәкъдиме белән мөрәҗәгать итә...
И.М.: Мондый тәкъдим белән чыккан һәр мөрәҗәгать итүчегә рәхмәтемне җиткерәм. Шәһәр халкының ишегалларын бизәлгән һәм төзекләндерелгән итеп күрергә теләве безнең өчен йөрәккә май булып ята. Бу бик куандыра һәм моның өчен эшлисе килә. Без мондый мөрәҗәгатьләрнең һәрберсен аерым карыйбыз.
Төзекләндерү буенча, тулаем алганда, киләсе елга яңалыклар көтелә. Моңа кадәр без “Яшел рекорд” һәм “Чәчәк ата торган Казан” дигән ике программа буенча эшләдек. Әлеге искиткеч чараларда катнашкан актив эшмәкәрләргә, шәһәр халкына рәхмәтемне белдерәм. Соңгы өч елда без 130 мең агач һәм 65 мең куак утырттык. Бу бик җитди саннар. Кешеләр әлеге үсентеләрне күрәләр дип ышанам. Без аларны карап торабыз. Үсентеләр әйбәт кенә үсеп киттеләр. Узган ел без 4 млн. артык чәчәк утырттык, бу Универсиада үткән ел белән чагыштырганда күбрәк дигән сүз. Төзекләндерү дәвам итәчәк. Әлеге эш аерым контрольдә булудан тыш, без төзекләндерүгә хәтта студентларны, яшь дизайнерларны, шәһәр халкын да җәлеп итәбез. Безгә нәтиҗә белән бергә, битараф булмаган кешеләрне җәлеп итү дә бик мөһим.
Бу ел безнең Президентыбыз тарафыннан Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителгәнгә, үзенчәлекле якларыбыз да бар. Без 32 проект әзерләдек, димәк бу 32 парк һәм сквер реконструкцияләнәчәк дигән сүз.
А.К.: Сүзебезне дәвам итеп, балалар бакчалары турында сөйләшик әле. Ни кызганыч, безнең бер генә очрашуда да әлеге мәсьәлә яңгырамый калмый.
И.М.: Бәхеткә - бу балаларның күп булуы, безнең яшь гаиләләребезнең артуы турында сөйли. Бәхеткә - без әлеге мәсьәләне уңышлы хәл итәбез.
Хәтеремдә, 4 ел элек әлеге студиядә без алдагы бишьеллыкка планнар кордык. Ул вакытта елына 4 балалар бакчасы төзибез дип әйткән идек. Мэр буларак, мин 5 ел эчендә 20 балалар бакчасы төзи алырбыз дип ышандым. 4 ел эчендә без, өстәмә ачылган төркемнәр һәм шәхси балалар бакчаларын исәпкә алып, 81 яңа балалар бакчасын кулланылышка тапшырдык. Бүгенге көндә өч яшьлек балаларны бакчага урнаштыру мәсьәләсе хәл ителгән. Ул елларда исә 16 меңнән артык бала чиратта иде! Бу бик җитди алга китеш, һәр шәһәр дә моның белән мактана алмый.
А.К.: Без Сезнең белән яз бәйрәме – 8-нче март алдыннан очраштык. Илсур әфәнде, Сез гүзәл затларыбызны котлый аласыз.
И.М.: Иң беренче чиратта ир-атларга мөрәҗәгать итәргә кирәктер. Дуслар, әлеге бәйрәм һәр гаиләдә, һәр хатын-кыз күңелендә чагылыш тапсын өчен, әйдәгез, көчтән килгәннең барын да эшлик. Әлеге бәйрәм әниләребезнең, безнең сөйгән ярларыбыз – тормыш иптәшләребезнең, яратып йөргән кызларыбызның, балаларыбызның, хезмәткәрләребезнең бәйрәме. Әйдәгез чын ирләр булыйк! Хөрмәтләү бүләкнең бәясендә һәм зурлыгында гына түгел. Хөрмәт хисе мөнәсәбәтләрдә чагыла. Шәһәребездәге һәр хатын-кыз безнең игътибар белән, мәхәббәтебез белән уратып алынган булса иде. Кемдер ярты сәгатькә иртәрәк торып иртәнге аш әзерләсен, кемдер автобуста урын бирсен, кемдер хатын-кызларыбызны кочакласын. Әйдәгез Идел буе төбәкләрендә һәм Россиядә генә түгел, аның чикләрендә дә иң нәзакәтле ирләр булып калыйк. Бу бары тик безнең теләктән генә тора.
Иң гүзәл, мөлаем затларыбызны – чибәр хатын-кызларыбызны яз бәйрәме белән тәбрик итәм. Күңелегездә һәм йөрәгегездә һәрвакыт яз кояшы булсын, аның нурлары сезнең өйләрегезне җылытсын. Балаларыгыз Сезне шатландырсын, гаиләләрегез бәхетле булсын. Әйләнә-тирәгез чәчәкләргә күмелсен. Чын күңелемнән якынлашып килүче 8 март бәйрәме белән!