Казан Мэрының 2014 елдагы эшчәнлеге турында Казан шәһәре Думасының XLI сессиясендәге хисабы.
Сүз дә юк, ил өчен икътисадтагы гомуми тенденцияләр планнарга төзәтмәләр кертте, әмма Татарстан Республикасы һәм аның башкаласы, предприятиеләр һәм эшмәкәрлек ирешкән нәтиҗәле икътисади сәясәт аркасында әлеге ныклык запасы шәһәр хуҗалыгының барлык тармакларына да ныклы адымнар белән эшләргә мөмкинлек бирә.
Дөньядагы тотрыксыз икътисади һәм сәяси хәлләргә карамастан, “Фитч Рейтингз” халыкара рейтинг агентлыгы 2014 елда шәһәрнең кредит рейтингын “В+” дәрәҗәсеннән “ВВ-” дәрәҗәсенә кадәр күтәрде һәм 2015 елның гыйнварында аны тотрыклы прогноз белән раслады.
Ел дәвамында шәһәр икътисады позитив үсеш кичерде, Казан тулаем алганда тотрыклы икътисади үсеш өчен кирәкле шартларны булдыра алган потенциалга ия. Казанның тулай территориаль продукты 2014 елда 560 млрд. сумны тәшкил итте, бу исә 2013 ел белән чагыштырганда 33,5 млрд. сумга күбрәк дигән сүз. Казанның эре һәм урта сәнәгать предприятиеләре тарафыннан үзләре җитештергән товарларны төяп озату, башкарылган эшләр һәм күрсәтелгән хезмәтләрнең күләме 242,4 млрд. сум булды. Сәнәгать җитештерүенең индексы – 104,1%. Берәмләп сату әйләнеше тулаем алганда 450 (449,9) млрд. сумны тәшкил итте, бу исә 2013 ел белән чагыштырганда 2,6%-ка арткан дигән сүз.
Казан территориясендә 100-дән артык халыкара бренд тәкъдим ителә торган 3,5 мең күпләп һәм берәмләп сату сәүдә объектлары, 1600-ләп җәмәгать туклану биналары һәм 1,5 мең көнкүреш хезмәт күрсәтү объектлары бар. Казанда сәүдә мәйданчыклары белән тәэмин ителеш, нормативны 279 кв. метрга узып, 1000 кешегә 1100 кв. метрны тәшкил итте.
Хисап чоры өчен Казан шәһәре территориясеннән 100,8 млрд. сум салым керемнәре мобильләштерелде, һәм берничә ел дәвамында күләмнең артуы күзәтелә. 2014 елда җыелган керемнәрнең һәр сумыннан шәһәр бюджетына –9,2%, Татарстан Республикасы бюджетына – 58% һәм федераль бюджетка исә 33% керде.
2014 елда шәһәр бюджеты керемнәр һәм чыгымнар буенча 17 млрд. 524 млн. сум күләмендә кабул ителде. Тулаем алганда фактик керемнәрнең күләме 21 млрд. 659 млн. сумны тәшкил итте. 2014 елда шәһәр бюджетының чыгымнары 22 млрд. сум күләмендә булды.
Шәһәрнең муниципаль бурычы 2015 елның 1-нче гыйнварына 30 млрд. сумны тәшкил итте һәм 2014 ел башы белән чагыштырганда 29 млн. сумга кимеде.
Төзелеш секторы – теләсә кайсы шәһәр үсеше өчен әһәмиятле индикатор. 2014 елда башкалада 801 мең кв. м торак торгызылды. Бер кешенең торак күләме белән тәэмин ителеше уртача 23,84 кв.м тәшкил итте. Әлеге күрсәткеч буенча шәһәр соңгы 6 ел эчендә Россия Федерациясендәге миллион халкы булган шәһәрләр арасында лидерлар рәтендә бара.
Универсиадага әзерлек кысаларында юл төзелеше өлкәсендә башкарылган зур эш күләме, берсүзсез, бик җитди уңай нәтиҗә бирде. Әмма автомобильләрнең артуы юл хәрәкәте өлкәсендә янә җитди проблемаларга китерәчәклеге шик тудырмый. Соңгы 10 ел эчендә автомобильләр саны шәһәрдә 2 тапкырга артты. Уртача алганда ел саен 20 мең машинага арту күзәтелә.
Юл хәрәкәтен оештыруны оптимальләштерү максаты белән генераль планның гомуми концепциясе кысаларында юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы эшләнелә. Санкт-Петербургның Территориаль үсеш һәм транспорт инфраструктурасының фәнни-тикшеренү һәм проект институты 2020 елга кадәр чаралар планын әзерләде, аны әзерләп чыгу якын арада зур финанс чыгымнарсыз юллардагы ситуацияне җайга салырга булышачак.
2013 елгы Бөтендөнья җәйге универсиадага әзерлек һәм уздыру вакытында төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча куелган планка хисап елында да дәрәҗәне киметергә ирек бирмәде. Якынча 4 млн. чәчәк утыртылды. Әлеге эш нәтиҗәсендә Казан чәчәк ата торган мегаполиска әйләнде, моны шәһәрлеләр дә, башкала кунаклары да билгеләп үттеләр. Чәчәкләр белән бизәлгән мәйданнар Универсиада елына караганда ике тапкырга диярлек артты – 65 мең кв.м (2013 елда – 28 мең кв.м).
2014 ел парклар торышына игътибар юнәлтү ягыннан да уңышлы булды, тагы да әһәмиятлерәге – аларны реконструкцияләү буенча билгеле бер эшләр башкарылды. Хәзерге вакытта ремонт һәм торгызылуга мохтаҗ булган объектларның исемлеге булдырылды, ул үз эченә гомуми мәйданы 110 га булган 32 паркны һәм скверны ала.
Узган елда “Яшел рекорд” проектын тормышка ашыру дәвам итте. Шәһәр территориясендә 24 мең агач һәм 6 мең куак утыртылды. Проект тормышка ашырылып килгән өч ел эчендә шәһәрдә 130 мең яңа агач барлыкка килде.
2014 ел Казанның спорт тармагы өчен, Универсиада үткәргән елдагы кебек үк, эчтәлекле булды. Шәһәр Россиядә генә түгел, бөтен дөньядагы спорт үзәкләренең берсенә әверелде. 2014 елда зур турнирлар – фехтование буенча дөнья чемпионаты, тарихта беренче тапкыр хай-дайвинг буенча Дөнья кубогы, бадминтон буенча Европа чемпионаты, Россиянең 8 төрле чемпионаты үткәрелде.
2014 елда спорт объектларында булган шәһәрлеләрнең саны 360 мең кешедән артып китте. Универсиададан соң сәламәт яшәү рәвешенә булган кызыксыну артуын да билгеләп үтәргә кирәк. 2015 елның 1-нче гыйнвар көненә физкультура һәм спорт белән системалы төстә шөгыльләнүчеләрнең гомуми саны 426 мең 123 кешене тәшкил итте, ягъни гомуми халык санының 35,7%-ы дигән сүз. Шулай итеп, 5 ел эчендә үсеш 18,6%-ны тәшкил итте.
24-нче июнь көнне шәһәрдә старт алачак Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты 2015 елның иң әһәмиятле вакыйгасы булачак. Биредә дөньяның 200-ләп иленнән 2400 спортчы һәм 1800 рәсми зат катнашыр дип көтелә.
Керү туризмының үсеше – хакимиятнең муниципаль органнары эшенең төп бурычларыннан берсе. Шул рәвешле, 2014 елда Казанга 1 млн. 750 мең турист килгән, бу исә 2013 ел белән чагыштырганда 14,3%-ка арткан дигән сүз.
Уникаль географик урын, транспорт уңайлылыгы, бай тарих һәм кунакчыллыкның уникаль традицияләре аркасында Татарстан Республикасы башкаласы Россия һәм БДБ илләрендә генә түгел, бөтен дөньяда таныла бара. Казанга килгән туристлар саны 2014 елда 145 мең кеше булды. Башкалага килгән чит ил гражданнарының төп агымы – Төркия, Германия, Кытай, АКШ һәм Италия кебек илләрдән. Сүз дә юк, биредә 2013 елгы Универсиада, агымдагы 2015 елда узачак Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты һәм 2018 елда узачак футбол буенча дөнья чемпионаты да зур роль уйнады.
Йомгаклау
Узган ел киеренке, әмма шәһәр һәм аның халкы өчен нәтиҗәле эшләргә бай булды.
2015 елга куелган төп бурычлар – торак төзелеше, балалар бакчалары һәм мәктәпләрне төзү һәм ремонт ясау, кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше өчен шартлар булдыру, белем бирү сыйфатын үстерү буенча эшләрне дәвам итү.
Җайга салынган һәм көчәйтелгән эш нәтиҗәсендә шәһәр икътисадында һәм иҗтимагый-сәяси тормышта тотрыклылыкны саклап калып, барлык социаль бурычларны башкарып булачак.