30 сентября мусульмане всего мира празднуют Ураза-байрам
Дорогие казанцы!
От всего сердца поздравляю всех мусульман с завершением благословенного месяца Рамадана и со светлым праздником Ураза-байрам!
В этот священный месяц верующим выпадает прекрасная возможность очистить душу и тело, обратить мысли и чувства к таким высоким гуманистическим ценностям, как милосердие и справедливость, терпение и ответственность, совершенство и благочестие.
Искренние молитвы, добрые и справедливые деяния, усердие и терпение помогают добиться самых высоких результатов. Доказательство тому – наши последние победы. От всей души благодарю всех, кто молится за наши общие достижения.
В эти светлые праздничные дни хочу пожелать всем радостного настроения. Пусть духовные приобретения священного месяца принесут в каждый дом добро и благоденствие и сохранятся на долгие годы.
Искренне желаю всем здоровья, счастья и мира! Успехов во всех добрых начинаниях и благих делах!
Мэр города Казани И.Р. Метшин
Кадерле казанлылар!
Барлык мөселманнарны чын йөрәктән изге Рамазан ае тәмамлануы һәм Ураза бәйрәме уңаеннан тәбрик итәм!
Әлеге изге айда дин тотучыларга күңелләрен һәм тәннәрен сафландыру, уй-фикерләрен һәм хис-тойгыларын рәхимлелек һәм гаделлек, сабырлык һәм җаваплылык, камиллек һәм диндарлык кебек югары гуманлылык кыйммәтләренә юнәлдерү өчен бик яхшы мөмкинлек тудырыла.
Ихлас күңелдән гыйбадәт кылу, игелекле һәм гадел гамәлләр, тырышлык һәм түземлек иң югары нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә. Соңгы вакыттагы җиңүләребез моңа дәлил булып тора. Безнең уртак казанышларыбыз өчен дога кылучыларга чын күңелемнән рәхмәтемне белдерәм.
Әлеге бәйрәм көннәрендә барыгызга да күтәренке кәеф телим. Изге айның рухи казанышлары һәрбер йортка игелек һәм иминлек алып килсен һәм алар озак еллар буе саклансыннар.
Ихлас күңелдән барыгызга да сәламәтлек, бәхет һәм тынычлык, барлык изге башлангычларыгызда һәм күркәм эш-гамәлләрегездә уңышлар телим!
Ураза бәйрәме мөбарәк булсын!
Казан шәһәре Мэры
И.Р. Метшин