Илсур Метшин 2013 елгы Универсиада вакытында тәҗрибә туплаган яңа буын ТР башкаласының киләчәге булуына ышана.
(KZN.RU, 3-нче март). Узган 2013 ел Казан өчен ныклыкка сынау елы булды. Татарстан башкаласы сынатмады. Казан шәһәре Думасының XXXI сессиясе эше барышында депутатларга 2013 ел эшчәнлеге буенча хисап тоткан Татарстан мәркәзе башлыгы шулай дип белдерде.
Сессия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.
“Казанның өр яңа тарихы өчен иң билгеле һәм катлаулы елга нәтиҗә чыгару өчен җыелдык. Әлеге ел Универсиаданы әзерләү һәм үткәрү әләме астында узды. Тырыш һәм күп көч таләп иткән команда эше бер мизгелдә узып та китте. Узган ел барыбыз өчен ныклыкка сынау булды, һәм без Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә әлеге сынауны уңышлы тапшырдык. Без бөтен дөньяга республикабызның, илебезнең – яңа Россиянең нәрсәгә сәләтле икәнен күрсәттек”, - дип билгеләде Илсур Метшин.
Казан Мэры Универсиадага әзерлек вакытында масштаблы эшләр аркасында шәһәр инфраструктурасының шактый яхшыруын искә төшерде. “Әмма иң мөһиме – казанлыларның үзгәрүе. Без илебез, республикабыз һәм шәһәребез өчен горурлык хисе кичердек. FISU (Халыкара студентлар спорты федерациясе) президенты Клод-Луи Гальен Универсиаданы ябу тантанасында Казандагы Уеннарның аларны үткәрү тарихында иң уңышлысы булганын җиткерде. Безнең тәҗрибә, безнең белгечләр, волонтерларыбыз Сочидагы кышкы Олимпиаданың триумфаль үткәрелешенә шактый зур өлеш кертте. Әлеге казанышлар артында шактый күп кеше хезмәте тора”, - дип билгеләде шәһәр башлыгы.
Илсур Метшин Казан Башкарма комитетының кадрлар хезмәтенә 2013 елгы Универсиада һәм 2014 елгы Олимпиадада чыныккан волонтерларның потенциалын һәм энергиясен Татарстан башкаласы файдасына мөмкин булган кадәр җәлеп итәргә тырышырга кушты. “Әлеге егетләр-кызларның командабызның бер өлеше булуларына һәм аларның исемнәре Казанны таныттырачагына ышанам”, - дип белдерде Казан Мэры.