Изге Рамазан ае тәмамлангач, 30 мартта, мөселманнар
Ураза бәйрәмен билгеләп үтәчәкләр. Бәйрәм шәһәр мәчетләрендә 6:30 да Коръән
аятьләрен укудан башлана. Бу көнне шәһәр җәмәгать транспорты 5:00 сәгатьтә эшли
башлый. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә иҗтимагый оешмалар белән элемтә бүлеге
җитәкчесе Илгиз Сарманов хәбәр итте.
«Барыгызны да якынлашып килүче Ураза бәйрәме белән. Аллаһ
сезнең уразагызны һәм укыган догаларыгызны кабул итсен. Барыгызга да сәламәтлек
һәм гаилә бәхете телибез», – дип мөрәҗәгать итте шәһәр мэры Илсур Метшин шәһәр
халкына.
Шәһәр халкына уңайлы булсын өчен, 30 мартта шәһәр
мәчетләре аша уза торган җәмәгать транспорты маршрутларының хәрәкәт графигы
үзгәртеләчәк, алар иртәнге сәгать 5 тә эшли башлаячак.
Үзгәрешләр түбәндәге маршрутларга кагылачак:
1, 2, 5, 6, 10, 10а, 15, 23, 29, 30, 31,
35, 35а, 37а, 43, 47, 53, 54, 55, 56, 63, 68, 74, 75, 91номерлы
автобуслар;
1, 2, 12 номерлы
троллейбуслар;
5 һәм 5а номерлы трамвайлар.
Татарстан мөфтие
Камил хәзрәт Сәмигуллинның бәйрәм вәгазен «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында
туры эфирда күрсәтәчәкләр.
Шәһәрнең барлык
оператив хезмәтләре җәмәгать тәртибен һәм дин тотучыларның иминлеген тәэмин итү
өчен тиешле шартлар тудырачак, дип билгеләде Илгиз Сарманов.
13:00 сәгатьтә
Ураза бәйрәменә багышланган ел саен уздырыла торган вакыйга – «Рамазан-фест»
чарасы узачак. Чара Иске Татар бистәсенең Мәрҗани һәм Каюм Насыйри урамнарында,
шулай ук Татарстан урамы буенча Г.Камал театры бинасы каршындагы мәйданчыкта оештырылачак.