Казан мэры Илсур Метшин шәһәрдә яшәүче хатын-кызларны 8 Март белән котлады.
«Сөекле ханымнар!
Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән котлыйм!
Бу искиткеч язгы көн мәхәббәт һәм аһәң нуры, рухи сизгерлек һәм йөрәк җылысы белән сугарылган. Аның төп чыганагы нәкъ менә сез – кешелекнең гүзәл яртысы вәкилләре.
Сездә табигый матурлык һәм гадәттән тыш хезмәт сөючәнлек, якыннарыгыз турында чиксез сабырлык һәм фидакарь кайгырту, гаилә кыйммәтләренә карата каршылыксыз сөйкемлелек һәм дулкынланучан мөнәсәбәт үрелеп бара.
Өй учагын саклаучылар, сез дөньяга яхшылык һәм мәрхәмәтлек алып киләсез, безгә, ирләргә, ышаныч һәм илһам бирәсез. Үзегезнең якты хис-кичерешләрегез һәм нурлы елмаюларыгыз белән сез һәр йөрәкне эретә аласыз, ә чиксез зирәклек, энергия һәм тәртибегез ярдәмендә хәтта ирешә алмаслык максатка да ирешә аласыз.
Сезнең талантыгыз, максатчанлыгыгыз иҗтимагый, икътисадый һәм сәяси тормышның төрле өлкәләрендә чагыла, Казан, Татарстан һәм бөтен Россия шуның белән горурлана. Сез тәрбияләгән патриотлар бүген намус һәм батырлык белән алгы сызыкта Ватан мәнфәгатьләрен яклыйлар, безнең уртак киләчәгебез өчен көрәшәләр.
Бу якты бәйрәмдә шәһәребез үсешенә керткән өлешегез өчен сезгә тирән рәхмәтемне белдерәм. Ныклы сәламәтлек, уңышлар һәм бәхет телим! Сезнең иң яшерен хыялларыгыз тормышка ашсын, ә янәшәгездә ышанычлы юлдашлар булсын. Шатлык һәм язгы кәеф телим сезгә!» — диелә котлауда.