ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин Emaar Properties (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) компаниясенә нигез салучы Мөхәммәд Али Алаббар белән очрашты. Очрашу Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында узды. Яклар киләчәк хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, дип хәбәр иттеләр Республика рәисе матбугат хезмәтендә.
Мөхәммәд Али Алаббар Казанга «Казаныш» Халыкара архитектура-төзелеш форумында катнашу өчен килде, анда ул «Бердәнбер мөмкин булган стратегия буларак тотрыклы үсеш» пленар сессиясендә чыгыш ясады.
Рөстәм Миңнеханов Emaar Properties башлыгына форумда катнашуы өчен рәхмәт белдерде. Ул ассызыклаганча, республика Россия-Әмирлекләр хезмәттәшлеген үстерүдә актив катнаша. «Без Әмирлек партнерлары белән төрле өлкәләрдә, шул исәптән ислам банкингы, хәләл сәнәгате, мөселман мәгарифе өлкәсендә алдынгы тәҗрибә уртаклашабыз», – дип билгеләп үтте ТР рәисе.
Әңгәмә барышында яклар хезмәттәшлекнең өметле юнәлешләре турында фикер алыштылар.
Emaar Properties — 1997 елда Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә нигезләнгән кертем компаниясе. Штаб-фатиры Дубайда урнашкан. Эшчәнлекнең төп юнәлеше — Фарсы култыгы районында, күбесенчә Дубай һәм Абу-Даби кебек шәһәрләрдә төзелеш проектларына акча кертемнәре кертү. Компания гарәп дөньясында иң эре төзүче булып тора.
Исегезгә төшерәбез «Казаныш» 6 февральдән 8 февральгә кадәр өч көн дәвам итәчәк. Анда БРИКС илләре шәһәрләренең мэрлары, баш архитекторлары һәм беренче тапкыр югары уку йортлары вәкилләре катнашачак. Барлыгы 400 гә якын докладчы көтелә, аларның 25% ы – дөньяның 24 иленнән чит ил белгечләре.
Форумның темасы – «Төрлелек бердәмлеге» — көчле шәһәрләрне үстерү һәм анда яшәүчеләрнең иминлеге өчен Халыкара архитектура бергәлегенең берләшү һәм синергия идеяләрен чагылдыра. Вакыйга программасы белән сылтама буенча танышырга була.