Казан мэры Истанбул планлаштыру һәм урбанизация департаменты җитәкчесе белән очрашты
Денис Гордийко
Казан мэры Илсур Метшин Истанбул планлаштыру һәм урбанизация департаменты җитәкчесе Рамазан Гюльтен белән очрашты. Төркия делегациясе «Казаныш» Халыкара архитектура-төзелеш форумында катнаша.
Форум кырларында яклар үзара файдалы хезмәттәшлек турында фикер алыштылар. Казан һәм Истанбул — 2002 елдан бирле тугандаш шәһәрләр, аларның хезмәттәшлеге төрле юнәлешләрдә үсә. 2012 елның ноябрендә Илсур Метшинга Төркиянең Hakan Kıran архитектура һәм төзелеш хезмәтләре компаниясе тарафыннан булдырылган «Истанбул» скверының эскиз проекты тәкъдим ителде. 2013 елда ук Чистай һәм Абсәләмов урамнары киселешендә яңа җәмәгать киңлеген ачу тантанасы булды.
Шәһәр җитәкчеләре шулай ук төп миссиясе демократик җирле үзидарәне яклау булган «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» оешмасы кысаларында муниципалитетларның хезмәттәшлеген тыгыз үстерәләр.
Исегезгә төшерәбез «Казаныш» 6 февральдән 8 февральгә кадәр өч көн дәвам итәчәк. Анда БРИКС илләре шәһәрләренең мэрлары, баш архитекторлары һәм беренче тапкыр югары уку йортлары вәкилләре катнашачак. Барлыгы 400 гә якын докладчы көтелә, аларның 25% ы – дөньяның 24 иленнән чит ил белгечләре.