Казанда Яңа елга җәмәгать киңлекләрен бизәүгә керештеләр – Ирек мәйданында, «Черек күл» паркында, Бауман һәм Кремль урамнарында яна торган бәйрәм аркалары куйдылар инде. Быел да, узган елдагы кебек үк, булган бизәү әйберләре кулланыла. Декор куюга шәһәр предприятиеләре дә кушылды, дип сөйләде аппарат киңәшмәсендә тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Сәләхетдинов.
«Туристлар агымы арта. Без яңа ел һәм яңа елдан соңгы бәйрәмнәргә күпсанлы кунаклар көтәбез, шуңа күрә шәһәрне бизәү бик мөһим. Калган атналарда мин бу юнәлештә көч куюны һәм шәһәрне чын-чынлап бәйрәмчә итүне сорыйм», – диде ТР башкаласы мэры Илсур Метшин. Ул биналарны бизәүче милекчеләргә рәхмәт белдерде һәм аларның бергәләп ел буена кәеф тудыра торган зур эш башкаруларын билгеләп үтте.
Игорь Сәләхетдинов сүзләренә караганда, чыршы шәһәрчекләре һәм утлы инсталляцияләр шәһәрнең 17 җәмәгать урынында пәйда булачак. Традиция буенча аларны Горки-Әмәт урманында, «Черек күл» һәм Урицкий исемендәге паркларда, Лядской бакчасында, ТР төзелеш тармагы барлыкка килүнең 100 еллыгы скверында һәм башка урыннарда күрергә мөмкин. Балыкчы бакчасы, «Светлая долина» һәм Горький исемендәге парклар яңа елча бизәлгән булачак. Соңгы киңлекнең керү төркеме янында балкып торган фигуралар урнаштырдылар, ә яңартылган тукталышларны дулкын рәвешендәге иллюминация белән җиһазландырдылар. Беренче тапкыр яктыртучы фигуралар булган чыршы шәһәрчеге инклюзив бульвар төзекләндерелгән Серов урамын бизәячәк.
«2025» инсталляцияләре Меңьеллык мәйданында һәм Тинчурин скверында пәйда булды. Пушкин урамын «Каскад», «Чыршылар» һәм «Кар бөртекләре» конструкцияләре бизәде, ә Академик Парин урамындагы транспорт боҗрасына һәм Үзәк стадион янына утлы бизәкләр куелды.
Җәмәгать транспорты йөртүчеләре һәм пассажирлары көн саен уза торган маршрутлар утлы толедо белән бизәлгән. Аларны Карл Маркс, Николай Ершов һәм Вишневский урамнарында, Ленин дамбасында, Универсиада проспектында күрергә була.
Быел кыш Болак ермагы аша күперләрдә утлы конструкцияләр яңартылачак, ә Оренбург трактындагы Танк училищесы янындагы койма буйлап элек Меңьеллык паркы коймасын бизәгән иллюминация урнаштырылачак.
Җәй көне Оренбург тракты буенча Казанга кергәндә «М» хәрефен светодиодлы яктырту җайланмасы яңартылды. Яңа ел көннәрендә ул бәйрәм сценарие буенча эшләячәк. Анда өстәмә утлы элементларны монтажламаячаклар. Шулай ук бәйрәм сценарие Миллениум күпере өчен әзерләнгән. Инсталляция бер төстән икенчесенә күчәчәк.
Быел төп бәйрәм чараларын уздыру урыны булып кабат «Казан» гаилә үзәге янындагы чатыр рәвешендәге иллюминацияле үзәк чыршы булачак. Ул килүчеләрне музыка тактына хәрәкәт итүче якты анимация һәм махсус бәйрәм тамашалары белән сөендерәчәк. Чыршы шәһәрчеге территориясендә ярминкә һәм кафе өчен йортлар урнаштырылган инде. Мәйданчыкта монтаж эшләрен 20 декабрьгә тәмамларга планлаштыралар.