Казан мэры Илсур Метшин эш визиты белән Белоруссия башкаласына килде. Программада Минск автомобиль заводында, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының тормыш иминлеге үзәгендә, Милли балалар технопаркында һәм шәһәр мәктәпләренең берсендә булу планлаштырылган. Төрле өлкәләрдә хезмәттәшлек турында Минск башкарма комитеты рәисе Владимир Кухарев белән Ратушада фикер алышу планлаштырыла. Мэрны эш сәфәрендә Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова озатып йөри.
Минскта мэр Илсур Метшин Милли балалар технопаркында булды — бу белем бирү учреждениесендә 9-11 сыйныф укучыларын 15 юнәлешнең берсенә бушлай укыталар. Технопаркта алты уку лабораториясе эшли: «Авиакосмик технологияләр», «Робототехника», «Мигъмарият һәм дизайн», «Табигый чыганаклар», «Виртуаль һәм өстәмә чынбарлык», «Инженерлык экологиясе».
Казан делегатлары яшьләр үз идеяләрен һәм проектларын тормышка ашыра ала торган лабораторияләрне карады, бөтен технопарк инфраструктурасы белән танышты. Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, учреждение мәгариф системасында мөһим роль уйный, балаларга актуаль юнәлешләрдә үсәргә ярдәм итә. Очрашуда катнашучылар мөмкин булган хезмәттәшлек турында фикер алыштылар. «Без шулкадәр сәләтле балаларны күрдек! Алар — безнең киләчәк! Аларның яңа белемнәргә һәм ачышларга күзләре янып тора. Без Казанда мәгарифкә басым ясыйбыз, бу шәһәр үсешенең стратегик юнәлешләренең берсе, шуңа күрә без зур кызыксыну белән технопарк һәм биредә балалар белән ничек эшләүләре белән таныштык», – дип шәрехләде мэр.
Аннары Илсур Метшин һәм Евгения Лодвигова «Минск автомобиль заводы» ААҖ цехында булдылар, анда яңа автобус җитештерүнең төзелеш мәйданчыгы, төп конвейер һәм төрле техника үрнәкләре белән таныштылар.
«Җитештерү күләмнәре, яңа технологияләр, дөрес һәм имин эш процессы белән сокландым. Барысы да югары дәрәҗәдә оештырылган, арттырмыйча әйтәм», – дип бәяләде мэр. Казан белән предприятиене ТР башкаласының транспорт инфраструктурасын үстерү кысаларында озак вакытлы хезмәттәшлек бәйли — предприятиедә булганда багланышларны киңәйтү фикер алышу темасына әверелде.
Тагын бер объект Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының тормыш куркынычсызлыгы мәгариф үзәге булды, анда гадәттән тыш хәлләр вакытында куркынычсызлык, гражданнарны саклау, сәламәт яшәү рәвеше, куркыныч метеорологик күренешләр һәм башкалар буенча 37 интерактив укыту мәйданчыгы урнашты. Биредә укыту гадәттән тыш хәлгә охшаган мохиткә чуму һәм шул мохиттә барлыкка килгән хис кичерешләрне кабул итүне арттыру юлы белән материалны өйрәнү ярдәмендә башкарыла.
Эш визиты Белоруссиянең Милли китапханәсендә һәм Минск Ратушасында дәвам итәчәк, анда башкаланың Башкарма комитеты рәисе Владимир Кухарев белән очрашу булачак.