Татарстан башкаласы әле мондый күләмдә кунаклар кабул итмәгән — өч көн эчендә Казанга БРИКС илләре саммитында катнашучы 20 мең кеше, шулай ук журналистлар, экспертлар, волонтерлар, хокук тәртибе хезмәткәрләре киләчәк. Кунакларны кабул итү өчен шәһәрдә 53 кунакханә эшләячәк. Илсур Метшин чираттагы сәфәр вакытында номерларның әзерлеген шәхсән үзе тикшерде, тынлык режимын саклауны көчәйтергә кушты һәм туристлар санын арттыру өчен кунакханәләрне яңарту кирәклеген билгеләде.
Бүген Казан мэры Илсур Метшин туристлык өлкәсе объектларын йөреп чыкты. БРИКС илләре саммитында катнашучыларны һәм кунакларны кабул итүдә катнашкан кунакханәләрнең әзерлеге тикшерелде.
«БРИКС илләре саммитына без 20 мең дәрәҗәле кунак көтәбез. Мондый күләмне берьюлы, өч көн дәвамында без бер тапкыр да кабул итмәдек. Алар өчен 70 төрле урнаштыру чарасы әзерләнгән, шул исәптән, 53 кунакханә Казанда урнашкан. Атна саен без Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча саммитка әзерлек буенча очрашулар уздырабыз. Барлык урнаштыру чараларын даими тикшерәбез. Хәзер кунакханәләрдә төзелеш, бизәү эшләре бара, өстәмә төзекләндерү эшләре алып барыла. Бүгенге көнгә 37 кунакханә кунакларны кабул итәргә әзер, калганнарында эшләр бер ай эчендә тәмамланырга тиеш», — диде Илсур Метшин.
Саммитта катнашучы илләр делегациясен шәһәрнең 25 кунакханәсендә урнаштыру планлаштырыла, тагын 16 илне журналистлар һәм озатып йөрүчеләр өчен әзерлиләр. Башка клиент төркемнәре, шул исәптән волонтерлар, хокук тәртибе хезмәткәрләре тагын 10 кунакханәдә яшәячәк.
Cosmos Kazan Hotel кунакханәсендә бер президент һәм дүрт «люкс» номеры барлыкка килде
Бүген кабул итүгә әзер булган кунакханәләрнең берсе – Лесгафт урамындагы Cosmos Kazan Hotel. Казан Мэрына бинаның генераль менеджеры Лилия Фәрхетдинова хәбәр иткәнчә, кунакханәдә ремонт үткәрелгән, нәтиҗәдә номерлар фонды 151 номердан 146 номерга кадәр кыскартылган. Әмма номерларны берләштерү аларның дәрәҗәсен күтәрергә мөмкинлек бирде - биредә президент номеры һәм «люкс» номерлары барлыкка килде.
БРИКС саммитына җиһазландырылган барлык номерлар экологик көн тәртибе принципларына җавап бирә, мәсәлән, косметик җыелмалар пластик кулланмыйча каралган. Шулай ук аерым зоналарга ремонт ясалган. Гомумән алганда, эшләр 15 декабрьдә башланган һәм июльдә тәмамланган.
«Мондый шартлар тудырганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Сезнең өчен бу өстәмә чыгымнар, әмма саммитка кунакханә фондын яңарту безнең туристлык өлкәсе мөмкинлекләрен арттыра, — дип мөрәҗәгать итте Илсур Метшин Лилия Фәхретдиновага. — Болар барысы да туристларның яңа агымына һәм сезнең коллектив өчен яңа мөмкинлекләргә әвереләчәк. Мин бервакыт Минтимер Шәрип улы Шәймиевка Казанның миллион турист кабул итәчәген әйткәнемне хәтерлим. Ул чагында ул мине кисәтте, вәгъдәләр белән төгәл булырга өндәде. Әмма узган ел без рекорд куйдык, туристлар саны 4 миллионнан артып китте, ә быелгы беренче яртыеллыкта без 2 миллион 100 мең кешене кабул иттек инде».
Казан мэры кунакханә хезмәткәрләре белән аралашты, анда 63 кеше эшли. Администратор Артем кунакханә өлкәсендә алты ел эшләвен, KazanSummit һәм Worldskills кунакларын кабул итүен сөйләде.
«Аңлавымча, сез тәҗрибәле хезмәткәр. Мин хәтерлим, без Универсиадага әзерлек башлаганда, яңа кунакханәләрдән буяу исе килә иде, ә персонал көрәштән соң булган кебек арыган иде. Күзләрендә ышанычсызлык, хәтта форма да дөрес утырмый кебек иде. Без ул вакытта укытулар уздырдык, бөтен Россиядән экспертлар җыйдык. Хәзер вәзгыять бөтенләй башка, укырга теләүче һәм белемнәрен тапшыра алучы яшьләр бар», — дип билгеләде шәһәр башлыгы.
Төзелешләр өчен тынлык режимын саклау
Тикшерү өчен тагын бер тукталыш Петербург урамындагы Suleiman Palace Hotel булды. Монда ремонт эшләре узган елның октябрендә башланган һәм апрельдә тәмамланган. Кунаклар өчен 87 номер ачылган, 19 номер төзекләндерелгән, шул исәптән президент, вип-, яхшыртылган номерлар һәм ике урынлы люкслар.
БРИКС саммитына кунакханәдә шулай ук холлны яңартканнар, ресторан һәм бар зонасы булган беренче катны тулысынча ремонтлаганнар. Бүгенге көндә кунакханәдә 70 хезмәткәр эшли, администраторлар инглиз телен белә.
Учреждение хуҗасы Сөләйман Абүнәгыймов сөйләгәнчә, бина янында кунакханә кунакларына комачауларга мөмкин булган төзелеш эшләре алып барыла.
«Шәһәргә җитәкчеләр килгәндә, игътибар иткән беренче әйбер — эшли торган краннар саны. Төзелеш — тормыш һәм икътисад үсеше. Башка эш, тынлык режимы сакланырга тиеш, һәм без моның артыннан күзәтәчәкбез. Мәйданчыкта үз-үзеңне тоту культурасы саклансын өчен барлык төзүчеләргә җиткерәбез», — дип ышандырды мэр.
Бүгенге көндә ремонт эшләре 11 кунакханәдә дәвам итә. Тагын өчесе төзелеш стадиясендә. Хәзерге вакытта 38 кунакханәдә иминлек паспорты бар; тагын сигезендә документлар төзелә.
Исегезгә төшерәбез, БРИКС илләре саммиты Казанда 22—24 октябрь көннәрендә узачак. БРИКС берләшмәсе 2006 елда Россия, Кытай, Һиндстан һәм Бразилия тарафыннан төзелә. 2011 елда Көньяк Африка республикасы, ә 2024 елда Мисыр, Иран, Берләшкән гарәп әмирлекләре, Согуд Гарәбстаны, Эфиопия кушылды. БРИКС илләренә Җир территориясенең 34% ы, планета халкының 45,2% ы туры килә. Сатып алу сәләте паритеты буенча тулаем эчке продукт гомумдөнья күрсәткеченнән 36,7% тәшкил иткән.