ТР башкаласы мэры Илсур Метшин шәһәр Башкарма комитетында Кыргызстан Республикасының Казандагы генераль консулы Эрик Бейшембиев белән очрашты. Яклар икътисад, шәһәр хуҗалыгы, социаль-мәдәни һ.б. өлкәләрдәге хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты.
Кыргызстанның Генераль консуллыгы Казанда быелның февралендә ачылды. Исегезгә төшерәбез, 2017 елның декабрендә Татарстан белән Кыргызстан Республикасы арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм социаль-гуманитар хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
Кыргызстан Республикасы делегацияләре Татарстан башкаласында оештырылган халыкара чараларда даими катнаша. Алар арасында БРИКС илләренең тугандаш шәһәрләре һәм муниципаль берәмлекләре форумын (2020 ел), «Сәламәт шәһәрләр. Балаларга сәламәт туклану» форумын (2021 ел), «Валдай» дискуссия клубының Үзәк Азия конференциясен (2021 ел), Kazan Digital Week форумы кысаларында мэрларның түгәрәк өстәлен атап китәргә мөмкин.
2023 елда Кыргызстан Республикасы вәкилләре берничә тапкыр Казанга килде. Май аенда Ош һәм Бишкек шәһәрләре делегацияләре «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» Бөтендөнья оешмасының Евразия бүлеге тренингында катнашты. Сентябрьдә Кыргызстанның кайбер муниципалитетлары җитәкчеләре «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» халыкара форумы кысаларында узган шәһәрләрне берләштерүче Форумга кушылды. Чара барышында Кыргызстан делегациясе Казан мэры белән очрашты, алар хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты. Шулай ук декабрьдә Бишкек вәкилләре «Казаныш» халыкара архитектура-төзелеш форумында булды.