2023 елда «Казэнерго» АҖ белгечләре тарафыннан ТР башкаласында 19,4 км озынлыкта җылылык челтәрләре сузылган һәм реконструкцияләнгән, 16 котельный бинасы, тугыз төтен торбасы, 119 берәмлек җиһаз яңартылган. Бу хакта предприятиенең генераль директоры Рөстәм Абделхаков узган ел йомгаклары турындагы хисап барышында шәһәр мэры Илсур Метшинга хәбәр итте.
Спикер сүзләренә караганда, коммуналь инфраструктураны модернизацияләү буенча федераль программа акчалары хисабына 2023 елда 13 участокта 79 млн сумлык иске җылылык челтәрләре алыштырылган. Рөстәм Абделхаков шәһәр башлыгына һәм ТР Төзелеш министрлыгы җитәкчелегенә, «Казэнерго» АҖнең әлеге программада катнашуын хуплап, аңа ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәтен белдерде. Тагын 10 км (19,4 км ның) озынлыктагы җылылык челтәрендә эшләр төбәк программасы нигезендә гамәлгә ашырылган.
«Реконструкция һәм ремонт эшләрен башкарганда, без илебездә җитештерелгән техниканы кулланырга тырышабыз. Мәсәлән, 2023 елда өч котельный агрегаты Россиядә җитештерелгән заманча һәм нәтиҗәле җиһазларга алыштырылды. Алар Жуковский, Курчатов, Тополевая урамнарындагы котельныйларда урнаштырылды», – диде чыгыш ясаучы.
2023 елда предприятие тарафыннан шулай ук «ВКНИИВОЛТ» заводының һәм «Татнефтепродукт» АҖнең тузган котельныйлары урынына яңалары торгызылган (Южно-Промышленная урамы, 3; Толстой урамы, 41).
Бүгенге көндә «Казэнерго» АҖ – шәһәрнең җылылык белән тәэмин итүче иң эре предприятиеләренең берсе, ул торак фондының һәм социаль объектларның 25% ын җылылык һәм кайнар су белән тәэмин итә. Оешма балансында 125 котельный, 27 үзәк җылылык пункты һәм 351 км озынлыкта җылылык челтәрләре бар.
Предприятие тышкы яктырту системасыннан да файдалана. Аерым алганда, «Безнең ишегалды» республика программасы буенча 2023 елда «Казэнерго» АҖ 2268 багана һәм 3333 яктырткыч урнаштырган. Эшләр 274 ишегалдын колачлаган, аларның 133 ендә яктырту чаралары бөтенләй булмаган.
«Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты нигезендә 2023 елда яктырткычлар Юнысов мәйданында (32 данә), «Светлая Долина» паркының икенче өлешендә (212 данә), Горький исемендәге паркка керү төркемендә (48 данә), Балыкчы бакчасының икенче өлешендә (69 данә), Воровский урамындагы тимер юл вокзалы янындагы скверда (30 данә) пәйда булган.
Моннан тыш, узган ел «Казанның юл-урам челтәрен ремонтлау» программасын гамәлгә ашыру барышында 721 багана, 971 яктырткыч урнаштырылган, 18 км озынлыкта һава һәм 7 км озынлыкта кабель линияләре сузылган. Ә автомобиль юлларын төзегәндә һәм реконструкцияләгәндә предприятие хезмәткәрләре Вознесенское трактын (1009 яктырткыч) һәм Горький шоссесын (2452 яктырткыч) яктыртуны тәэмин иткәннәр.
«Туристлык маршрутларына кергән юллар буенча да эшләр башкарылды. Каюм Насыйри урамында багана цокольләре, шулай ук натрий яктырткычлары светодиодлыларга алыштырылды – барлыгы 62 данә. Фатыйх Кәрим урамында яктырткычлар белән 39 яңа багана урнаштырылды», – диде Рөстәм Абделхаков.
Гомумән алганда, «Казэнерго» АҖ карамагында 130 мең 330 яктырткыч бар, оешма тарафыннан гомуми озынлыгы 3326 км булган челтәрләргә хезмәт күрсәтелә.