Казан мэры Илсур Метшин бүген РФ Тышкы эшләр министрлыгының Дипломатик академиясендә БРИКС илчеләре алдында чыгыш ясады. Ул илнең тышкы эшләр министры
урынбасары Сергей Рябков, академия ректоры Александр Яковенко, Бразилия,
Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Һиндстан, КХР һәм Мисыр илчелекләре вәкилләре
катнашында түгәрәк өстәл кысаларында күпполяр дөньяны үстерү өчен берничә тәкъдим
җиткерде. Мәсәлән, Илсур Метшин БРИКС илләре шәһәрләре ассоциациясен оештырырга һәм берләшмәнең
штаб-фатирын Казанда урнаштырырга тәкъдим итте. Моннан тыш, ул архитекторлар
ассоциациясен, халыкара мәктәпләрне һәм БРИКС илләренең креатив индустрияләр
университетын берләштерү инициативасы белән чыгыш ясады.
БРИКС илләре илчеләре алдында чыгыш ясаганда Илсур Метшин Казанның
уникаль үзенчәлекләре турында сөйләде, анда гасырлар дәвамында төрле
конфессияләр һәм төрле милләт вәкилләре гармониядә һәм иҗади диалогта яшәвен
җиткерде. Ул ассызыклаганча, Казан күпполяр дөнья идеяләрен үстерү һәм алга
этәрү өчен бар көчен куярга әзер.
«БРИКС илләрендә Җир халкының яртысы диярлек яши. Көчле үсеш динамикасы
БРИКС киңлеген хәзерге кешелекнең үсешен тәэмин итүче илләрнең берләшмәсенә
әйләндерә. Яңа горизонталь институтлар булдыру өчен бүген барлык резоннар да, барлык мөмкинлекләр дә бар. Җирдә эшләгәндә, без
кешеләрнең үзара аралашырга, тәҗрибә уртаклашырга, бер-берсен ныгытырга зур
омтылышы барлыгын күрәбез», - дип билгеләп үтте ул үзенең чыгышында һәм аннан
соң берничә тәкъдим җиткерде.
Мәсәлән, ул муниципальара элемтәләрне үстерү һәм яхшы практикалар белән
алмашу өчен БРИКС илләре шәһәрләре ассоциациясен булдыру кирәклеге турында белдерде.
«Дустанә илләр муниципалитетларының халыкара аренада үз
тавышлары булырга тиеш. Без көнбатыш калькалары буенча озак яшәдек. Ләкин
безнең зур мирасыбыз һәм актуаль урбанистик проблемаларны чишүдә бай тәҗрибәбез
бар. Һәм бүген активрак хезмәттәшлек итү, үзара баету, үсеш өчен икътисади,
мәдәни һәм фәнни элемтәләр урнаштыру вакыты җитте. Бүген мондый структураны
булдыру кирәклеге ачык күренә», – диде Татарстан Республикасы башкаласы башлыгы
һәм шәһәрләрнең экологик тотрыклылыкны һәм куркынычсызлыкны тәэмин итүдән,
нәтиҗәле социаль сәясәт алып барудан алып уртак мәдәни, спорт һәм яшьләр
проектларын эшләтеп җибәрүгә кадәр хезмәттәшлек итә алырлык берничә юнәлешне
билгеләде.
Казан мэры БРИКС илләренең илчеләренә идеяне хуплауларын сорап мөрәҗәгать
итте һәм дустанә илләр вәкилләрен БРИКС илләре шәһәрләре ассоциациясенең быел
июнь аенда узачак беренче оештыру җыелышына чакырды.
Илсур Метшин ТР башкаласының «БРИКС илләре картасында актив нокта
булачагына» өмет белдерде һәм Казанда яңа берләшмәнең штаб-фатирын урнаштырырга
әзер булуын җиткерде.
РФ Тышкы эшләр министры урынбасары Сергей Рябков БРИКС илләре шәһәрләре ассоциациясен булдыру идеясен хуплый.