Җомгадан, 2
нче февральдән, Казанда 10 мм кар яуды, бу айлык норманың чирек өлешен тәшкил
итә. Өч көн эчендә юл хезмәте шәһәр урамнарыннан 102 мең тонна кар чыгарды, дип
хәбәр итте аппарат киңәшмәсендә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары
Игорь Куляжев.
«Мин район администрацияләре
башлыкларыннан һәм идарәче компанияләрдән бина түбәләрендә җыелган кар күләменә
аерым игътибар бирүләрен сорыйм. Бу торак фондына гына түгел, барлык
милекчеләргә дә кагыла. Административ-техник инспекция идарәсе әлегә җәза бирә
алмый, әмма атна башында кисәтүләрне актив җибәрергә кирәк. Бу эш инде
башкарылуын беләм. Шулай да өстәмә игътибар бирүегезне сорыйм», – дип
боерды шәһәр мэры Илсур Метшин.
Кар яуган вакытта предприятиеләр
актив рәвештә юлларга реагент сибәләр, кар чыгаралар, тротуарларны һәм юлларны
чистарталар. Бүген эш дәвам итәчәк, оешмалар моның өчен өстәмә техника җәлеп
итә. Магистраль урамнарда транспорт элемтәсе нормальләшкән арада, икенчел
урамнарга, квартал эчендәге юлларга һәм поселоклардагы юлларга басым ясала.
Кышкы чор башыннан урам-юл
челтәреннән 1 млн 200 мең тоннадан артык кар чыгарылган, бу шәһәр өчен рекорд
булып тора. Мәсәлән, 17 нче гыйнвардан 2 нче февральгә кадәр юл хезмәтләре 630
мең тонна кар җыеп алган, эшчеләр көненә якынча 37 мең тонна җыйган. Урамнарда
куркынычсызлык өчен 12,5 мең тонна бозлавыкка каршы чаралар кулланылган.
Җитәкче урынбасары шулай ук бөтен
карны кар эретү станцияләренә алып китүләрен, аларда проект куәте арттырылуын
искәртте. Аларга тәүлегенә 12 мең тоннадан артык кар китерелә, ә штат
җитештерүчәнлеге – 8 мең тонна. Шул ук вакытта чыгарылган карның өчтән ике
өлеше 12 вакытлыча саклау пунктына җибәрелә.
1 нче гыйнвардан шәһәрдә 84 мм кар
яуды, бу айлык норманың 182% ын тәшкил итә. 17-22 нче гыйнварга 49 мм яки айлык
норманың 106% ы туры килә. 2 нче февральгә кадәр Казанда «Буран» планы гамәлдә
булды.