(Казан шәһәре KZN.RU, 25 нче сентябрь,
Камилә Вилданова). Казанда 1 нче октябрьдән 10 нчы октябрьгә кадәр Халыкара
өлкәннәр көненә багышланган традицион Өлкәннәр декадасы узачак.
«Кызганычка
каршы, безнең хөрмәтле өлкән буынга пенсияләрне арттыру яки социаль ташламалар
түләү вәкаләте юк, ләкин «Яшәү яме» кебек проектлар булдыра, шулай ук
пенсионерлар өчен түләүсез спорт, мәдәни-массакүләм чаралар оештыра алабыз. Ассызыклыйм,
шәһәр бюджеты өчен алар бушлай түгел – без шактый җитди суммалар тотабыз. Ләкин
өлкәннәребез моңа лаек, безнең шәһәр, республика, илне төзегән кешеләргә хөрмәт
күрсәтергә тиешбез. Безнең иң кадерле әйберебез – ата-аналар һәм балалар», –
диде эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин.
Акцияләр, ярминкәләр һәм ташламалар
Өлкәннәр
өчен Туризмны үстерү комитеты Социалистик көнкүреш музеена, Казан Кремленә, ТР
Милли китапханәсенә экскурсияләр оештыра. 1 нче октябрьдән 2 нче октябрьгә
кадәр Казан Зооботаника бакчасына пенсия таныклыгы буенча керү мөмкинлеге
биреләчәк.
1
нче октябрьдә мунчага барганда да ташлама алу өчен Социаль фондтан пенсия
таныклыгы яки мөһер белән белешмә кирәк булачак. Мондый биш учреждениегә бушлай
керергә мөмкин: 5 нче Мунча (Беренче Май ур., 5), 10 нчы Мунча (2 нче
Юго-Западная ур., 30 һәм Левченко поселогы, Ютазы ур., 2), 9 нчы Мунча
(Үзәк-Мариуполь ур., 49), 12 нче Мунча (Товарищеская ур., 27), 3 нче Мунча
(Большая Красная ур., 34/16 – хатын-кызлар көне).
Шәһәр
музейларына да бушлай керергә мөмкин булачак: Василий Аксенов һәм Константин
Васильев музейлары, Илдар Зариповның галерея-студиясе, Әмир Мәҗитов һәм Баки
Урманче музейлары. Акция 1 нче октябрьдән 10 нчы октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Атна
саен шимбә көннәрендә 14 мәйданчыкта уза торган авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә
пенсионерларга ташламалар ясалачак.
Мәдәни программа: чаралар, концертлар һәм котлаулар
Мәктәпләрдә
һәм гимназияләрдә 1 нче октябрьдә тематик очрашулар, шулай ук өлкәннәр өчен
концертлар, фестивальләр һәм һөнәрчелек ярминкәләре планлаштырылган.
Күргәзмәләрдә төрле темаларга эш тәкъдим ителәчәк. Иң яхшы рецепт: «Әбиемнең
пироглары», «Минем әбием»; иң яхшы һөнәр: «Моны мине бабам өйрәтте», «Әбием
өчен көзге чәчәк бәйләме»; иншалар: «Минем гаиләмнең хезмәт тарихы», «Минем
шәҗәрәм».
Шулай
ук Халыкара өлкәннәр көнендә, 1 нче октябрьдә, мәгариф учреждениеләрендә өлкән
буынның ялгыз кешеләренә ярдәм күрсәтү буенча акцияләр башланачак: «Ветеран
янәшәдә яши» һәм «Игелек һәм хөрмәт көне». Укучылар өлкәннәрне, сугыш һәм
хезмәт ветераннарын котлаячак. Моның өчен укучылар видеороликлар яздыра, көзге
чәчәк бәйләмнәре җыя, открыткалар һәм хатлар яза алачак.
Тантаналы
концертлар шәһәрнең дүрт мәдәни үзәгендә узачак. «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә һәм
Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексында – 4 нче октябрьдә; «Мәскәү» мәдәният
үзәгендә – 5 нче октябрьдә; «Чулпан» мәдәният үзәгендә – 6 нчы октябрьдә.
Чараларда сәнгать осталары һәм Казан һәм Татарстанның иң яхшы иҗат
коллективлары чыгыш ясаячак.
Шәһәр
районнары шулай ук күңел ачу программасы әзерләгән. Мәдәният йортларында
концертлар, махсус акцияләр һәм мастер-класслар оештырыла. Спорт турнирлары
арасында бильярд, шахмат, шашка, йөзү, өстәл теннисы буенча ярышлар булачак.
Көн
саен 1-10 нчы октябрь көннәрендә шәһәр җәмәгать транспортында өлкән буын
кешеләрен автоинформатор аша котлаячаклар.
Традиция
буенча гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү узачак. Быел Гражданлык хәле
актларын теркәү идарәсе 21 парны котлаячак.
Башкарма
комитет җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова хәбәр иткәнчә, Өлкәннәр декадасы
буенча чаралар 10 нчы октябрьдән соң да дәвам итәчәк. «Восток» лагере базасында
20-22 нче октябрьдә «Яшәү яме» проектында катнашучы 100 кеше өчен күчмә смена
оештырыла. Алар өчен иҗади программа, нетворкинг, мавыктыргыч мастер-класслар,
спорт йөрешләре, биюләр, кичке чаралар, отряд җыеннары оештырылачак.
Медицина
һәм социаль ярдәм күрсәтү
Олы
яшьтәгеләрнең сәламәтлегенә аерым игътибар биреләчәк. Табиб-белгечләр урын өстендә
ятучы ялгыз авыру кешеләрнең өйләренә барачак. Медицина һәм дарулар белән
тәэмин итү мәсьәләләре буенча район ветераннар (пенсионерлар) советларының
түгәрәк өстәлләрендә Казан хастаханәләренең һәм поликлиникаларының баш
табиблары катнашачак.
«Сердәш»
психология хезмәте психик халәтләр, актуаль тормыш кыенлыклары һәм
пенсионерларның эчке ресурсларын эзләү өчен «Вдохновение» аралашу клубында
берничә очрашу үткәрүне планлаштыра.
Өйләренә
барып хезмәт күрсәтелә торган пенсионерларга «Игелекле эшләр декадасы» һәм
«Социаль подвалны тутыр» хәйрия акцияләре кысаларында йортны җыештыруда,
тәрәзәләрне юуда, торакны кышка әзерләүдә, салкын сезонда яшелчә һәм
җиләк-җимеш сатып алуда ярдәм күрсәтеләчәк.
Вакантлы
эш урыннары ярминкәсе
Казанның
халыкны эш белән тәэмин итү үзәге бәйрәм чаралары һәм вакантлы эш урыннары
ярминкәләре үткәрәчәк. Вакансияләр ярминкәсе 28 нче сентябрьдә – Казанның
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары буенча Халыкны эш белән тәэмин итү
идарәсендә (Ибраһимов проспекты, 46), шулай ук 5 нче октябрьдә Совет районы
буенча идарәдә (Р.Зорге урамы, 102) планлаштырылган. Ике чара да 10:00 дән
12:00 гә кадәр узачак.