(Казан шәһәре KZN.RU, 29 нчы май, Татьяна Марюхова). Казанда Россия көнен 9 нчы июньдә яшь гражданнарга Урицкий исемендәге паркта, «Авангард» скверында, Совет мәйданында һәм «Крылья Советов» паркында паспортлар тапшыру белән бәйрәм итә башлаячаклар. Ә 12 нче июньдә «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданчыкта Кати Лель, Natan, Илсөя Бәдретдинова һәм Arslan катнашында бәйрәм концерты узачак. Эшлекле дүшәмбедә бәйрәм программасы турында Казан Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов сөйләде.
«Зур бәйрәм, төрле патриотик акцияләр 12 нче июньдә планлаштырыла. Россия көне – илебезнең мөһим бәйрәмнәренең берсе. Бүген гражданлык бердәмлеге һәм милли татулык аеруча мөһим, ә безнең бурыч – моны саклап калу, яшьләргә тарихка хөрмәт һәм киләчәккә ышаныч, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү», – диде Илсур Метшин.
Казанда триколор-ленталар тарату буенча акция 10 нчы июньдә башлана. Волонтерлар аларны шәһәр паркларында һәм скверларында тапшырачак.
Мәдәният һәм яшьләр сәясәте учреждениеләре 12 нче июньдә флеш-моблар, лекторийлар, иҗади лабораторияләр һәм мастер-класслар оештыра.
Казан Кремлендә зур бәйрәм концерты 15:00 сәгатьтә башланачак. «Созвездие-Йолдызлык» сәләтле балалар һәм яшьләр республика фестивале финалистлары чыгыш ясаячак. Конкурсның 400 дән артык лауреаты милли колоритлы вокаль һәм хореографик номерлар күрсәтәчәк.
Россия көнен бәйрәм итүнең кульминациясе булып «Казан» гаилә үзәге каршындагы кичке концерт программасы торачак. Кичәнең төп хедлайнерлары Россия һәм татар эстрадасы артистлары Кати Лель, Natan, Илсөя Бәдретдинова һәм Arslan булачак.
Мәйданчыкта кызыксынулар буенча бүленгән төрле активлыклар белән станцияләр эшләячәк. Теләге булган һәркемгә Россия һәм Татарстан флагы белән аквагрим ясарга тәкъдим ителәчәк.
«Квест-карта» станциясендә бәйрәм кунаклары Казанның тарихи урыннары буенча маршрутлар салынган зур идән картасындагы уенда катнаша алачак. Бәйрәм 22:00 сәгатьтә Казансу акваториясе өстендәге салют белән тәмамланачак.
Татарстан башкаласы шулай ук «Россия тәрәзәләре» һәм «Россия флаглары» федераль акцияләренә дә кушылды. Бәйрәм хөрмәтенә үз тәрәзәләрегезгә тематик рәсемнәр һәм флаглар урнаштырырга мөмкин.