(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче февраль, Диана Жиленкова).
Казанның Яңа Савин районында Адоратский урамында быел һәркайсы 220 урынга
исәпләнгән ике балалар бакчасы ачылачак. Аларның берсе «Демография» илкүләм проекты
буенча төзелә, ул беренче килүчеләрне сентябрьдә кабул итәчәк. Анда сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар да
йөри алачак. Бүгенге көндә бинаның түбәсе ябылган, инженерлык челтәрләре
әзерләнгән, эшчеләргә отделка эшләрен башкарырга кирәк. Бүген Казан Мэры Илсур
Метшин объектны төзүнең барышын карады.
«Казанның яшь гаиләләрен сөендерү дәвам итә: шәһәрдәге
демографик вәзгыять Идел буеннан да, тулаем Россиядән дә аерылып тора. Казанга
башка төбәкләрдә яшәүчеләр актив рәвештә күченә. Бу безгә яңа социаль
учреждениеләр төзү буенча билгеле бер җаваплылык өсти», - дип ассызыклады шәһәр
башлыгы. Исегезгә төшерәбез, узган ел Татарстан башкаласында 18,7 меңнән артык
бала туган. Идел буе федераль округының миллионлы шәһәрләре белән
чагыштырганда, Казан туучылар санын теркәүнең югары күрсәткечләрен саклый.
Яңа мәктәпкәчә учреждениеләр Адоратский, Четаев, Чистай
урамнары һәм Ямашев проспекты белән чикләнгән территориядә төзелә. Казан Мэры
билгеләп үткәнчә, Яңа Савин әллә ни яңа район түгел, әмма биредә балалар бакчалары
җитми, ә гамәлдә булганнары тулы. Шуңа күрә биредә һәркайсы 220 урынга
исәпләнгән ике яңа мәктәпкәчә учреждение төзү турында карар кабул ителде. «Челтәрләрне
күчерү буенча билгеле проблемалар булды, алар хәзер дә сакланып кала, әмма без
төзүчеләр белән 1 нче сентябрьгә аларның берсе балалар бакчаларында урыннарын
зарыгып көткән сабыйларны каршы алачак дип килештек», – диде И.Метшин.
Балалар бакчаларының берсен төзү узган елның мартында
башланды. Типлаштырылган проект «Татинвестгражданпроект» ДУП тарафыннан
эшләнде. Бүгенге көндә төзүчеләр ике катлы бинаның түбәсен яптылар һәм фасадның
бизәлешен тәмамлыйлар. «Инженерлык челтәрләре буенча әзерлек эшләре башкарылды
– бу электр чыбыклары, вентиляция, аз токлы челтәрләр. Бүгенге көндә бинаны
вакытлыча җылылык белән тәэмин итү оештырылган. Безгә отделка эшләренең тулы
комплексын башкарырга һәм яңа уку елына бинаны файдалануга тапшырырга туры
киләчәк», – дип сөйләде «Нэострой» ҖЧҖ подрядчы оешмасының баш инженеры Игорь
Кушиков.
Балалар бакчасы Россия кулланучылар күзәтчелегенең яңа
таләпләре буенча төзелә, шуңа күрә аның мәйданы башка мәктәпкәчә
учреждениеләргә караганда 21% ка күбрәк. 220 урынның 100 е – 3 яшькә кадәрге
балалар өчен, калган 120 се 3 яшьтән 7 яшькә кадәр балалар өчен каралган.
Балалар 12 төркемгә бүленәчәк. Балалар бакчасына сәламәтлек мөмкинлекләре чикле
балалар да йөри алачак. Алар өчен уңайлы керү төркемнәре, пандуслар һәм лифт
ясыйлар.
Бинаның беренче катында вестибюль, яшь ярымнан өч яшькә
кадәрге нәниләр өчен 5 блок һәм 4-5 яшьлек балалар өчен бер блок булачак. Һәр
блокта уеннар өчен зона, шкаф һәм йокы бүлмәләре, бәдрәф һәм буфет
булдырылачак. Икенче катта 3-4 яшьлек балалар өчен блок, урта һәм әзерлек
төркемнәре өчен 2 блок, өлкән төркем өчен бер блок урнаштырылачак. Монда шулай
ук физкультура һәм музыка заллары булачак.
Якындагы территорияне исәпкә алып, яңа мәктәпкәчә
учреждениенең мәйданы 9,1 мең кв.м булачак. Балалар бакчасы ишегалдында һәр
төркем өчен күләгә ясаучы япмалар һәм уен зоналары булган 12 веранда, шулай ук
гомуми физкультура мәйданчыгы төзеләчәк.
Күрше җир участогында икенче балалар бакчасы төзелеше
башланды.
Мэр белән бергә төзелеш мәйданчыгында Казанның
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Фәнис Нурмөхәммәтов
һәм шәһәр Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов булды.
Бүген ТР башкаласында 396 муниципаль балалар бакчасына 74
мең бала йөри. Быел 4 мәктәпкәчә учреждениегә капиталь ремонт ясалыр дип
көтелә. 10 ел эчендә Казанның балалар бакчаларына йөрүче балалар саны 37% ка
арткан. Бу вакыт эчендә 16 мең урынга исәпләнгән 91 мәктәпкәчә учреждение
төзелгән.