(Казан
шәһәре KZN.RU, 1 нче февраль, Юлия Летникова). Быел Казанда Вишневский
урамындагы үзәк китапханәгә капиталь ремонт ясалачак, анда китап клублары
очрашулары һәм әдәби чаралар уза. Җәйгә шулай ук Баруди урамы буенча 27 нче
китапханәне яңарту төгәлләнәчәк. Бу хакта Казан Мэры Илсур Метшинга бер ел
эчендә башкарылган эш нәтиҗәләре буенча хисап киңәшмәсендә Мәдәният идарәсе
башлыгы Азат Абзалов сөйләде.
Вишневский
урамындагы үзәк китапханәдә коммуникацияләр генә яңартып калмыйлар, биналарны
үзгәртәчәкләр – аны яңа стандарт буенча модернизациялиләр. Моңа
кадәр Казанда К.Цеткин
урамы буенча урнашкан 26 нчы китапханә һәм Мәүлетов урамы буенча урнашкан 13
нче китапханә ремонтланган иде. Учреждениеләрне яңартканнан соң визитлар саны
ике тапкыр арткан һәм узган ел 90 меңгә якын тәшкил иткән, ә бирелгән китаплар
саны 200 мең данәдән артык. Ремонтланган учреждениеләр китап саклау һәм заманча
җәмәгать киңлеге функцияләрен берләштерәләр. Моннан тыш, 13 нче номерлы «Сандугач»
китапханәсе шәһәрдә концерт залы булган беренче китапханә булды.
А.Абзалов
сүзләренчә, яңа диварлар белән бергә китап фондларын формалаштыруга караш
үзгәрде. Аларны комплектлауга 2 ел эчендә 23 млн сум бүлеп бирелгән. «Бүген
китапханәләрдә һәр зәвык өчен әдәбият табарга мөмкин. Моннан тыш, һәр
учреждение югары тизлекле интернетка тоташтырылган», – дип ассызыклады Мәдәният
идарәсе башлыгы.
Узган ел 26
нчы китапханә мөдире Николай Басков «Ел китапханәчесе» бөтенроссия конкурсында
финалист булды.
А.Абзалов
шулай ук Казанның 2024 елда «Россиянең китапханә башкаласы» статусын бирүгә
конкурста катнашуы турында сөйләде. Нәтиҗәләр июнь аенда билгеле булачак,
аларны Мурманскида Бөтенроссия китапханәләр конгрессында яңгыратачаклар.
Конкурс Россия китапханәләр ассоциациясе тарафыннан үткәрелә.