(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче гыйнвар, Юлия Летникова). Быел Казанда республика акчалары хисабына 3 яңа яшьләр (яшүсмерләр) клубы проектланачак. Аларны Академик Арбузов, Солидарность һәм Ютазы урамнарындагы элек файдаланылмаган биналарда ачарга планлаштыралар. Ә Черноморск урамында күпфункцияле яшьләр үзәге төзелеше башланачак. Бу хакта Казан Мэры Илсур Метшинга бер ел эчендә башкарылган эш нәтиҗәләре буенча хисап киңәшмәсендә Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Алия Заһидуллина сөйләде.
Яшьләр сәясәтенең яңа учреждениеләрендә туристлык-туган якны өйрәнү үзәге, күпфункцияле киңлекләр һәм бокс белән шөгыльләнү өчен спорт клубы урнашачак. Яңа объектлар яшьләр клубларына йөрүче шәһәрлеләр санын арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Алия Заһидуллина хәбәр иткәнчә, узган ел капиталь ремонттан соң «Сандугач» яшьләр үзәге ачылды, анда профессиональ тавыш һәм видеоҗиһазлар белән продюсерлык үзәге булдырылды, шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен иҗади дәресләр алып барыла. Быел «Вертолет» яшьләр үзәгендә ремонт эшләре дәвам итәчәк – биредә тулы кыйммәтле ябык спорт залы эшләячәк, яшьләр өчен күпфункцияле киңлекләр һәм тавыш яздыру студиясе барлыкка киләчәк. Моннан тыш, хәзер «Лидер» яшьләр үзәген капиталь ремонтлауга акча бүлеп бирү мәсьәләсе хәл ителә.
2022 елда яшьләр сәясәте учреждениеләре хезмәтләреннән барлыгы 100 меңнән артык кеше файдаланган, шуларның 70 меңнән артыгы – 14 һәм 35 яшькә кадәрге казанлылар, 30 меңгә якыны – 14 яшькә кадәрге казанлылар. Түгәрәкләр һәм секцияләрнең 80% ы бушлай, юнәлешләрнең 20% ы бюджеттан тыш нигездә уза. Аларның бәясе коммерция оешмаларындагыларга караганда 20% ка түбән.
Исегезгә төшерәбез, хәзерге вакытта шәһәр яшьләр инфраструктурасы Балалар һәм яшьләр эшләре комитетының биш ведомство карамагындагы учреждениесе тарафыннан тәкъдим ителгән, алар арасында 95 объект: 64 яшьләр клубы, шул исәптән 1 «Яшүсмер» берләшмәсе лагере, 12 «Ял» үзәге лагере, 17 «Ышаныч» үзәге, А.Гайдар исемендәге Казан яшьләр үзәге һәм «Дуслык» үзәге.