(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче гыйнвар, Юлия Летникова). Татарстан башкаласында 16 нчы шәһәр хастаханәсенең икенче корпусына капиталь ремонт тәмамланды. Учреждение Казанда гематология һәм пульмонология бүлекләре булган бердәнбер шәһәр хастаханәсе булып тора. Ремонт вакытында корпуста түбә, инженерлык челтәрләре алыштырылды, яңа җиһазлар һәм мебель урнаштырылды, ә һәр палатада бәдрәфләр барлыкка килде. Бүген яңартылган медицина учреждениесендә шәһәр Мэры Илсур Метшин һәм ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин булды.
«Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән сәламәтлек саклау өлкәсенә зур игътибар бирелә. Хәзер яңартуны таләп итә торган берничә бинаның берсе булып 5 мең кв. метрга исәпләнгән 16 нчы хастаханәнең тагын бер корпусы кала», - диде Илсур Метшин.
16 нчы хастаханә – күп профильле медицина учреждениесе, аның составында стационар, поликлиника, хатын-кызлар консультациясе һәм бала тудыру йорты, лор-үзәк һәм пульмоүзәк эшли. Бүгенге көндә хастаханәдә 900 гә якын кеше хезмәт куя, шуларның 200 дән артыгы табиблар. Поликлиникага 56 меңнән артык кеше беркетелгән, хатын-кызлар консультациясе 32,3 меңнән артык пациентка хезмәт күрсәтә. Ел саен 16 нчы хастаханә стационарында махсуслаштырылган медицина ярдәмен 12 меңгә кадәр пациент ала.
Учреждение биналарын яңарту 6 ел элек үк башланган: башта поликлиниканы һәм хатын-кызлар консультациясен капиталь ремонтлаганнар, ә соңрак – аерым урнашкан азык-төлек блогын, аны оториноларингология һәм пульмонология шәһәр амбулатория үзәге итеп ясаганар. 16 нчы хастаханәнең биш катлы икенче корпусында ремонт узган елның мартында башланган, эшләр этаплап башкарылган.
Бинаның бишенче катында гематология бүлеге урнашкан. Биредә ремонт җәй көне тәмамланган, июнь аенда ук пациентларны яңартылган биналарда кабул иткәннәр. Этажда индивидуаль санузел бүлмәсе һәм аерым вентиляция системасы булган бер һәм ике урынлы палаталар бар, бу түбән иммунитетлы пациентлар өчен бик мөһим. Илсур Метшин бүлекнең процедура кабинетын карады һәм үткәрелгән ремонтка бәя бирде. Хастаханәнең баш табибы Владимир Беляков сөйләгәнчә, биредә эшләү өчен кирәкле барлык җиһазлар да бар: центрифугалар, плазма эреткечләр, шулай ук вентиляция системасы тоташтырылган.
Аннан соң Казан Мэры пульмонология бүлегендә булды. «Бик уңайлы, матур һәм функциональ булды», – дип кичерешләре белән бүлеште бүлек мөдире Эльвира Кудрявцева. Аның сүзләренчә, башкарылган эшләрнең нәтиҗәләрен хезмәткәрләр дә, пациентлар да бәяләгән. «Ремонт искиткеч. Мин ел саен бу бүлектә ятам, шуңа күрә монда ничек булганын беләм», – дип раслады Казанда яшәүче өлкән яшьтәге Зөлфия Абдралова.
Шулай ук хастаханәнең икенче корпусында яңа җиһазлар белән рентген компьютер томографиясе кабинеты барлыкка килгән. Моннан тыш, хастаханәнең яңартылган бинасында дарулар саклау бүлеге урнашкан. Анда махсус шартлар тудырылган – һава температурасы һәм дымлылыгы саклана.
Казан Мэры белән бергә хастаханәгә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары Рамил Мөхәммәтдинов һәм Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов килде.
Исегезгә төшерәбез, быел Казанда Дәрвишләр поселогындагы балалар поликлиникасын, перинаталь үзәкне төзеп бетерергә планлаштыралар, шулай ук Салават Күперендә балалар һәм өлкәннәр бүлекләре булган поликлиника төзелә башлаячак.