(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы май, Зилә Гайфи). Казан җыелма командасы узган ялларда узган «Приволжье» яшүсмерләр футбол лигасында җиңү яулады. Казанның Вахитов районы олимпия резервы спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр көндәшләрен узып, 14 команда-катнашучыны үз эченә алган лига составына керде. Казан яшь футболчыларының җиңүе турында бүгенге эшлекле дүшәмбе барышында шәһәр Башкарма комитетының Физкультура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов хәбәр итте.
16 яшькә кадәрге спортчылар арасындагы Идел буе яшьләр футбол лигасы быел Россия футбол берлеге тарафыннан эшләтеп җибәрелде. А.Салихов сүзләренә караганда, илдә 2200 дән артык футбол мәктәбе бар, аларның 20 се профессиональ клублар каршында үсеш ала. «Мондый конкуренция шартларында, осталар командасы булмауга карамастан, составына 2007 елда туган иң яхшы уенчылар кергән безнең шәһәр җыелма командасы лигада җиңү яулады», – дип билгеләп үтте спорт комитеты рәисе.
А.Салихов сөйләвенчә, сезонның беренче матчы узган шимбәдә «Трудовые резервы» стадионында узган, Казан командасы пенальти ярдәмендә «Оренбург» клубын 2:1 исәбе белән откан. Бу турнирда Татарстан данын шулай ук Чаллыдан «Камаз» һәм Түбән Камадан «Нефтехимик» клублары яклый.
«ЮФЛ Приволжье» турниры ике әйләнештә уза һәм 30 нчы октябрьдә тәмамланачак. Үз кырында җиңгәннән соң, Казан җыелма командасы Түбән Новгородка матчка китәчәк. Исегезгә төшерәбез, уеннар календаре Казанның Физик культура һәм спорт комитетының KZN.RU порталындагы битендә урнаштырылган.
И.Метшин Казанның яшь спортчылары футбол ярышларында гына түгел, хоккей турнирларында да җиңүләрен билгеләп үтте. «Безнең команда киләсе ялларда Пермьдә узачак «Алтын алка» суперфиналына китә. Татарстан данын бөтенроссия ярышларында Казанның «Ак бүре» командасы яклаячак. Аларга уңышлар телик!» – диде Мэр.
«Алтын алка» хоккей буенча бөтенроссия турнирының суперфиналы 28 нче майдан 3 нче июньгә кадәр «Молот» спорт-сәламәтләндерү комплексы һәм Сухарев исемендәге спорт комплексы боз ареналарында узачак. Ярышларда төбәк турнирларында җиңгән иң яхшы командалар катнашачак (2010/2011, 2009/2008, 2006/2007 елгы). Россиянең 19 төбәгеннән һәр төркемдә 8 әр команда булган хоккей дружиналары тәкъдим ителәчәк.