(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче гыйнвар). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов
һәм Казан Мэры Илсур Метшин РФ Прокуратурасы хезмәткәрләре көненә һәм Россия
прокуратурасы оешуга 300 ел тулуга багышланган тантаналы чарада катнаштылар.
Тантана «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә узды.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, гадәттәгечә һәр ел саен һөнәри
бәйрәмнәрнең чираты РФ Прокуратурасы хезмәткәрләре көненнән башлана. «Быел без
зур юбилей датасын билгеләп үтәбез, шуңа күрә бүгенге чара, һичшиксез,
үзенчәлекле төсмердә. Залда берьюлы берничә буын прокурор хезмәткәрләрен:
абруйлы, атказанган ветераннарны, тәҗрибәле гамәлдәге профессионалларны, шулай
ук яшь, өметле белгечләрне күрү күңелле. Бу, мөгаен, буыннар дәвамчанлыгының иң
яхшы үрнәге, ул Россия прокуратурасының бөтен тарихын өзелмәс җеп белән бәйли»,
– диде ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан прокуратурасы һәрвакыт
алдында торган бурычларны намус белән башкарды. Ведомствога нигез
салынганнан бирле аның хезмәткәрләре закон һәм хокук тәртибе сагында тора, үз
тормышларын законга хезмәт итүгә, гражданнар, җәмгыять һәм дәүләт
мәнфәгатьләрен яклауга багышлый, дип өстәде Татарстан Президенты.
«Узган ел да искәрмә булмады. Сез шулай ук меңләгән гади кешеләрнең
хокукларын торгызуга ирештегез, социаль кискен мәсьәләләрне хәл итүдә оператив
катнаштыгыз, ачыкланган җитешсезлекләргә нәтиҗәле җавап бирдегез. Сезнең
тырышлыгыгыз нәтиҗәсендә без гражданлык
җәмгыятенең барлык элементлары һәм институтлары арасында нечкә
балансны саклап кала алабыз», – дип мөрәҗәгать итте ТР Президенты тантанада
катнашучыларга.
Аннары Рөстәм Миңнеханов алдынгы хезмәткәрләргә Татарстан Республикасы
дәүләт бүләкләрен тапшырды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Татарстан Прокуроры Илдус Нәфыйков, республиканың прокурор корпусы
киләчәктә дә законны бозуга катгый рәвештә җавап бирәчәк, барлык куелган
бурычларны лаеклы хәл итәчәк, дигән ышаныч белдерде. «Хезмәттәшләремә авыр,
гади булмаган көндәлек эш өчен рәхмәт белдерәм. Рәхмәт сүзләрен хезмәт
традицияләрен булдырган һәм ныгыткан барлык буын хезмәткәрләргә, бүгенге көндә
дә сафта булучы, яшьләргә үз тәҗрибәсен тапшыручы ветераннарга җиткерәбез», –
дип өстәде ул.