(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче декабрь, Дмитрий
Никитин). Казанда чыршы шәһәрчекләре янында тәүлек буе эшли торган сак постлары
оештырылган. Яңа ел бәйрәмнәрендә штат режимында хезмәт итә торган полиция
хезмәткәрләреннән тыш, җәмәгать тәртибен саклау өчен Росгвардия хәрби хезмәткәрләрен
һәм шәхси сак предприятиеләре хезмәткәрләрен җәлеп итәчәкләр. Бу хакта бүген
эшлекле дүшәмбедә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы
Александр Мищихин хәбәр итте.
«Безнең өчен чараларда катнашучыларның иминлеген тәэмин итү мәсьәләсе
өстенлекле мәсьәләләрнең берсе булып тора, – дип ышандырды ул. – Гражданнар
күпләп була торган урыннарда куркынычсызлыкка һәм террорчылыкка каршы сакланган
булуга зур игътибар бирелгән. Профильле хезмәтләр, ведомстволар, район
администрацияләре һәм чараларны оештыручылар катнашында чыршы шәһәрчекләрен
комплекслы тикшерүләр уздырылды. Аларның нәтиҗәләре буенча тиешле әзерлек
турында актлар рәсмиләштерелде – документның булуы гражданнарны объектка кертү
өчен мәҗбүри шарт булып тора».
«Чыршы» операциясенең беренче нәтиҗәләре
Традиция буенча Яңа ел алдыннан шәһәрдә ылыслы агачларны законсыз кисүгә
юнәлдерелгән «Чыршы» оператив-профилактик операциясе старт ала. А.Мищихин хәбәр
иткәнчә, 24-нче декабрьгә булган мәгълүматларга караганда, шәһәрдә 11
административ хокук бозу ачыкланган һәм бетерелгән.
Яңа ел чыршы шәһәрчекләре һәм бәйрәм чаралары үткәрү урыннарында
ЮХИДИнең өстәмә постлары каралган. Идарәнең җитәкче составының тәүлек буе кизү
торуы кертелде, тикшерү-оператив төркемнәрнең эше көчәйтелде, мөмкин терактлар
турындагы хәбәрләргә кичекмәстән җавап бирү төркемнәре әзерләнде, шул исәптән
шартлаткыч җайланмалар кую турындагы ялган хәбәрләргә дә.
«Моннан тыш, Яңа ел төнендә полициянең өстәмә постлары куелачак, алар
ковидка каршы чараларны бозу очракларын ачыклау һәм чикләүгә юнәлдерелгән», –
дип ачыклык кертте А.Мищихин.
«Казанда оператив хәл тотрыклы, контрольдә тотыла»
Телефон мошенниклыгының ешаюына җитди игътибар бирелә. Ведомство башлыгы
халыкны Яңа ел бәйрәмнәрендә уяу булырга чакырды, бигрәк тә өлкән буын
вәкилләрен.
«Тулаем алганда, Казанда оператив хәл тотрыклы, хокук саклау органнары
контролендә. Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе тарафыннан
республика Эчке эшләр министрлыгы, министрлыклар, ведомстволар һәм чараларны
оештыручылар белән берлектә, Яңа ел бәйрәмнәре чорында шәһәрдә хокук тәртибен
тәэмин итү өчен барлык кирәкле чаралар күрелде», – дип нәтиҗә ясады А.Мищихин.
Казан Мэры Илсур Метшин Казан полиция гарнизоны хезмәткәрләренә эшләре
өчен рәхмәт белдерде. «Быел без мәйданчыклар санын арттырдык, һәм чаралар да
күбрәк булды, – дип билгеләп үтте ул. – Һичшиксез, бу хокук саклау органнарына,
эчке эшләр идарәсенә, шәхси сак компанияләре хезмәткәрләренә зур йөкләнеш.
Аларга бәйрәм чараларын уңышлы һәм имин оештыруларын телибез. Кешеләр үзләре дә
уяу булырга тиеш».
Исегезгә төшерәбез, Яңа ел бәйрәмнәрендә Казан халкы һәм кунаклары өчен
ачык һавада 160 төрле чара узачак. Чыршы шәһәрчекләре шәһәрнең барлык районнарында эшләячәк, бәйрәм
программасы торак массивларда, бистәләрдә һәм ишегалларында
планлаштырылган.