(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче декабрь, Дмитрий
Никитин). 31-нче декабрьдән 9-нчы гыйнварга кадәр шәһәрнең стационарлары, бала
тудыру йортлары һәм гинекология стационарлары тәүлек буе эшләячәк, ә
пациентларны хастаханәгә салу, авыруның профиленә карап, территориаль принцип
буенчабашкарылачак. Бу хакта бүген Башкарма комитетта узган эшлекле дүшәмбедә
ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары – ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының
Казан буенча идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков сөйләде.
Поликлиникалар 31-нче декабрьдә, 3-нче, 5-нче һәм 8-нче гыйнварда шимбә
графигы буенча эшлиләр, 1-нче, 2-нче, 7-нче һәм 9-нчы гыйнварда – бәйрәм һәм ял
көнннәре графиклары буенча (өлкәннәр поликлиникалары 9:00 сәгатьтән 17:00
сәгатькә кадәр, балалар поликлиникалары 9:00 сәгатьтән 16:00 сәгатька кадәр). Бу көннәрдә поликлиникаларда дежур терапевтик
бригадалар эшләячәк, ә 4-нче һәм 6-нчы гыйнварда поликлиникалар көчәйтелгән
режимга күчәчәк, учреждениеләрдә терапевтик һәм педиатрия бригадалары, тар
профильле табиб-белгечләр, рентгенология кабинетлары, лабораторияләр, халыктан
чакырулар кабул итү белән ашыгыч ярдәм кабинетлары эшли башлаячак.
Травматология пунктлары тәүлек буе эшләү режимында пациентларны барлык
бәйрәм һәм ял көннәрендә яшәү урынына бәйсез рәвештә беренчел мөрәҗәгатьләр
буенча кабул итәчәк. Хастаханәләр һәм поликлиника бүлекләре составындагы
хатын-кызлар консультацияләре поликлиникаларның графигы буенча кизү торачак,
бригада составында – табиб-акушер-гинеколог, акушерка һәм медицина
регистраторы.
«Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү
өчен, шулай ук яңа ел һәм раштуа бәйрәмнәре чорында янгынга каршы режимны
тәэмин итү өчен берничә кагыйдә билгеләнде, – дип сөйләде Владимир Жаворонков.
– Территориядә һәм медицина учреждениеләре биналарында пиротехник эшләнмәләрне
куллану һәм саклау тыела. Медицина оешмалары эчендә, бигрәк тә палаталарда,
авыруларга шәхси җылыту приборларын куллану катгый тыела. Шулай ук югары
куркынычлы объектлар тикшерелде: салкын криогенлы газификаторлар , котельнялар,
лифтлар, җылылык төеннәре һәм бойлер бүлмәләре, кислород җиһазлары, пар медицина
стерилизаторлары».
Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы сүзләренә караганда, олыларны һәм
балаларны коронавирус һәм грипптан вакцинацияләү поликлиникаларда
учреждениеләрнең эш режимы буенча башкарылачак. 31-нче декабрьдә һәм 1-нче
гыйнварда вакцинациянең мобиль пунктлары ябык булачак. Ә инде 2-нче гыйнвардан
9-нчы гыйнварга кадәр алар шәһәр халкын урнашкан учреждениеләренең эш режимы
буенча кабул итәчәк.
Киләсе Яңа ел бәйрәмнәренә әзерлек турында сөйләгәндә, В.Жаворонков,
гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта, дежурлыкны Татарстан Республикасы
катастрофалар медицинасы хезмәтенең 30 бригадасы һәм 9 махсуслаштырылган
медицина ярдәме бригадасы алып барачак, дип өстәде.
«Барыгызга да Яңа елны тулысынча сәламәт булып каршы алуыгызны телибез.
Бөтен авырулар һәм бәхетсезлекләр узган елда калсын, ә яңа елда тыныч, мул
тормыш көтсен», – дип теләде Казан Мэры Илсур Метшин.