(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче
декабрь, Ксения Швецова). Казанның муниципаль парковкаларында дәүләт
номерларыннан башка калдырылган машиналарның тәгәрмәчләренә блокираторлар
урнаштыра башлаячаклар. Намуссыз автомобиль йөртүчеләргә каршы көрәшнең яңа
алымы хокук саклау органнары белән берлектә эшләнгән. «Бу яңалык автомобиль хуҗалары
арасында тиз таралыр дип уйлыйм. Соңгы кисәтүне ясап, бу хакта билгеле булсын
өчен берничә көн бүлеп бирергә кирәк. Ә инде чәршәмбедән эшли башлыйбыз», –
диде бүген Казан Мэры Илсур Метшин Башкарма комитеттагы аппарат киңәшмәсендә.
Мондый «булдыклы» машина йөртүчеләргә парковкадан файдаланырга теләгән намуслы автомобиль хуҗаларыннан да,
клиентлары шундый ук проблема белән очрашкан эшмәкәрләрдән дә шикаятьләр килү дәвам итә . «Блокировка
машина хуҗасын ачыклау һәм аны административ җаваплылыкка тарту өчен
үткәреләчәк», – дип аңлатты Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар
Шакиров.
Блокираторны салдыру өчен тәртип бозучыга контакт-үзәккә шалтыратырга туры
киләчәк – телефон җайланмада күрсәтеләчәк. «Без үз хезмәткәрләребезне хокук
бозучылар янына максималь тиз килеп, блокираторны салдыру буенча мәсьәләләрне
хәл итүләренә юнәлтәбез», – дип өстәде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.
«Кагыйдәләр барыбыз өчен дә бертөрле, ошыймы яки ошамыймы – мондый
автомобиль йөртүчеләрнең берсе дә баскыч мәйданчыгында үз суыткычларын
сакламый. Без юл хаосыннан киттек, зур эш башкардык, һәм моңа кире кайту
булмаячак», – диде Мэр.
Шәһәр башлыгы муниципаль паркингның киңәюе – автомобильләр үсеше
шартларында транспорт системасын үстерү алымнарының берсе, дип искә төшерде. «Бүген
шәһәрдә 455 мең автомобиль бар, һәм аларның саны арта. Шәһәр юлларының
билгеләнешен саклап калу һәм аларны тротуарларны да кертеп, ике-өч рәткә сузылган
тоталь стоянкага әйләндермәс өчен, муниципаль парковка киңлеген киңәйтергә
кирәк. Бу дөнья практикасы», – дип ассызыклады И.Метшин.