(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче декабрь, Алинә Бережная).
Кунакчыллык индустриясе вәкилләре арасында Яңа елга иң яхшы бизәлеш буенча «Казанда
– Яңа ел» конкурсы старт ала. Гаризалар
15-нче декабрьдә кабул ителә башлый, җиңүчеләрне киләсе елның февралендә игълан
итәчәкләр. Казан Мэры Илсур Метшин туризм тармагын конкурста катнашырга һәм
бәйрәм атмосферасы тудыру эшенә кушылырга чакырды.
«Шәһәрнең яңа ел бизәлешендә эшмәкәрләр елдан-ел активрак катнаша. Алар
да, без дә башкалабыз кунакларын көтәбез. Бизәлгән отельләр, кафе,
кунакханәләр, һичшиксез, яңа ел атмосферасы, кәефе тудыра. Предприятиене бизәү
– ул һәркемнең үз ихтыярындагы эш, әмма без бу конкурста катнашкан һәркемгә,
халыкка, кунакларыбызга булган яратулары өчен рәхмәт белдерәбез», – дип
билгеләп үтте Илсур Метшин.
«Казанда – Яңа ел» туризм индустриясе объектларын яңа елга бизәү
конкурсы 2019 елдан бирле уздырыла, дип хәбәр итте шәһәр Туризмны үстерү
комитеты директоры Дарья Санникова. Аны үткәрүнең беренче елында 60 гариза
килгән, ә былтыр аларның саны 111-гә җиткән.
Конкурска туризм белән бәйле барлык эшкуарлык вәкилләре дә кушыла ала –
күмәк урнаштыру чаралары, җәмәгать туклануы йортлары, музейлар һәм күңел ачу
комплекслары, шулай ук иҗтимагый берләшмәләр, инициативалы төркемнәр.
Объектларның яңа ел бизәлешендә Казанның фирма туристик айдентикасын куллану
хуплана, дип билгеләп үтте Дарья Санникова.
Конкурс дүрт номинация буенча ике этапта
уздырыла:
«Бинаның иң яхшы яңа ел бизәлеше –
шәһәрлеләр сайлавы»;
«Бинаның иң яхшы яңа ел бизәлеше –
эксперт жюри сайлавы»;
«Иң яхшы эчке яңа ел бизәлеше – шәһәрлеләр
сайлавы»;
«Иң яхшы эчке яңа ел бизәлеше – эксперт
жюри сайлавы».
Катнашуга гаризалар 15-нче декабрьдән 2022 елның 9-нчы гыйнварына кадәр
кабул ителә. Катнашучыларга объектның исемен, аның адресын күрсәтергә, шулай ук
яңа ел бизәлешенең фотосурәтләрен беркетергә кирәк. Мәгълүматны tourism.kzn@tatar.ru электрон почта адресы буенча җибәрергә кирәк.
2022 елның 17-нче гыйнварыннан 7-нче февраленә кадәр Казан шәһәре җирле
үзидарә органнарының KZN.RU рәсми порталында
халык тавыш бирүе узачак. Моннан тыш, эшләрне экспертлар да бәяләячәк.
Жюри составына Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина, Архитектура һәм
шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы урынбасары – шәһәр дизайны бүлеге башлыгы Жанна
Белицкая, район администрацияләре башлыклары, Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе
Игорь Сәләхетдинов, Кулланучылар базары комитеты рәисе Руслан Фазылҗанов,
Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов керде.
Конкурс нәтиҗәләре 28-нче февральдән дә соңга калмыйча игълан ителәчәк.
Бәйрәм бизәлешенең иң яхшы идеяләре Туризмны үстерү комитетының @gokazan
Instagram дагы битендә #Discoverkazan, #НовогодняяКазань, #СhristmasKazan,
#айдаКазань, #всевКазань, #вказаниесть, #WelcometoKazan, #KazanIsMuchMore
хештеглары белән урнаштырылачак, дип хәбәр итте Дарья Санникова.
Җиңүчеләрне Казан Мэры дипломнары һәм конкурс иганәчеләреннән истәлекле
бүләкләр белән бүләкләячәкләр, ә «Иң яхшы яңа ел бизәлеше – эксперт жюри
сайлавы» һәм «Иң яхшы эчке яңа ел бизәлеше – эксперт жюри сайлавы» номинацияләрендә
беренче урыннарны алган катнашучыларга 50 мең сум күләмендә акчалата бүләкләр
биреләчәк.
«Без предприятиеләрнең һәм туризмга караган объектларның бизәлешкә
никадәр игътибар бирүләрен күрәбез, шуның аркасында яңа ел атмосферасы барлыкка
килә. Туризм объектларыннан гаризалар көтәбез, халыкның тавыш бирү процессында
катнашуларын сорыйбыз», – диде туризм үсеше комитеты директоры.