(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче декабрь, Екатерина Виславская).
Бүген Казан Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә яңа кадрлар
билгеләнеше турында мәгълүм булды: Казан Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе
урынбасары Ирина Бочкова Кадрлар сәясәте идарәсе башлыгы булды, ә әлеге
бүлекчәне күп еллар дәвамында җитәкләгән Гөлнара Мусина Казан муниципаль архивы
идарәсен җитәкләде.
«Без озак вакыт архив хезмәтен яхшырту белән шөгыльләнәбез. Казанда
халык, предприятиеләр, шул исәптән кече һәм урта эшкуарлык үсү белән белән
беррәттән, архив документлары да арта бара. Муниципаль архивның күләме шундый
иде ки, безнең бина аның таләпләренә туры килми, – диде шәһәр башлыгы. – ТР
Президенты Рөстәм Миңнехановка безнең муниципаль архивны 8 Март урамына күчерү
карарын кабул иткәне өчен рәхмәт . Элек анда ТР Дәүләт архивы иде. Бу заманча,
барлык кирәкле таләпләргә җавап бирә торган бина, анда ремонт үткәрелгән,
җиһазлар бар».
Казан Мэры билгеләп үткәнчә, муниципаль архив алдында мөһим бурычлар
тора. Яңа бинада, ниһаять, барлык мәгълүматларны цифрлаштырырга мөмкинлек барлыкка киләчәк.
«Күчкәннән соң бу төп бурыч
булачак – Цифрлаштыру елында башкаланың муниципаль архивын цифрлаштыру. Бу
процесс һәм күченү белән җитәкчелек итү сез барыгыз да яхшы белә торган
хезмәттәшебез Гөлнара Рәшит кызы Мусинага ышанып тапшырылды. Ул күп еллар
Кадрлар сәясәте идарәсен җитәкләде, 2007 елдан башлап анда зур эшләр
башкарылды. Бу кеше күз алдындагы вазифа түгелдер дә, бәлкем, әмма бик мөһим.
Бу даими рәвештә квалификация күтәрү, компетенцияләрне киңәйтү системасы, алар
белән танышу өчен ил муниципалитетларыннан коллегалар килә, – диде Илсур
Метшин. – Шуңа күрә яңа бурычны хәл итү өчен барысы да бар. Халык күз алдындагы
эш түгел, ләкин халык һәм безнең бөтен башкарма структурабыз өчен мөһим».
Кадрлар сәясәте идарәсе башлыгы итеп Казан Башкарма комитеты Аппараты
җитәкчесе урынбасары Ирина Бочкова билгеләнде, ул элек Оештыру идарәсен
җитәкләгән иде. «Безнең алда яңа бурычлар тора, алар арасында без хәзер актив
эшли торган Башкарма комитет структураларын үзгәртеп кору да бар, яңа ел башы
шул исәптән аның белән дә билгеле, – диде Мэр. – Ирина Андреевна Башкарма
комитетта да эшләде, һәм, кем әйтмешли җирдә дә – Киров һәм Мәскәү районнары
администрациясе аппаратын җитәкләде – һәм ярты ел эчендә Оештыру идарәсе
җитәкчесе буларак үзен иң яхшы яктан гына күрсәтте. Шуңа күрә тәҗрибәгез сезгә
мөһим юнәлеш өстендә эшләгәндә дә ярдәм итәр дип өметләнәбез».
Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, вакыт таләбе буенча кадрлар эшен тагын
да югарырак дәрәҗәгә куярга кирәк. «Бурыч – иң яхшы кадрларны җәлеп итү. Казан
югары уку йортларына бик бай, ел саен югары белем алып университетларыбыз,
институтларыбыз диварларыннан меңләгән кеше чыга, шул исәптән эшлекле идарә итү
магистрлары. Әлбәттә, без командада иң яхшыларны күрергә теләр идек, – дип
билгеләп үтте ул. – Эшләүче яшь белгеч булсынмы ул, тәҗрибәсе булган абруйлы
белгечме – һәркайсы үз перспективасын төгәл күзалларга, социаль лифтлар
эшләргә, кадрлар резервы яңартылырга тиеш. Бу – без республикада кадрлар эше
буенча үрнәк булырга тиешле мөһим юнәлеш».