(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче
декабрь). Казанда кичә «Ак Барс» һәм «Нефтехимик» командалары арасында
континенталь хоккей лигасының даими чемпионаты матчы узды, аның нәтиҗәләре
буенча казанлылар «Татнефь Арена» боз өстендә 5:2 исәбе белән Түбән Кама
уенчыларын җиңде. «Барслар»ның капитаны Данис Зарипов өчен
бу уен Россия чемпионатларында исәп буенча 1300-нче булды, ул уздырылган уеннар
саны буенча илдә рекорд куйды. Танылган хоккейчыны юбилей матчы белән Казан
Мэры Илсур Метшин котлады.
«Данис Зарипов – безнең легендабыз, ул 1300 матч
үткәрде, шуларның 900-дән артыгы «Ак Барс» өчен, без аны котлыйбыз. Җиңү, якты хис-кичерешләр
бүләк итүен дәвам иткәне өчен рәхмәт аңа. Ул хоккей уенының югары дәрәҗәдә
булуын күрсәтә торган зур профессионал. Мин, башка җанатарлар кебек үк,
Денисның Татарстан командасы составында чираттагы Гагарин Кубогын баш өстенә
күтәрүе турында хыялланам, – диде Илсур Метшин ТНВ телеканалында «Ак Барс шоу»
эфирында.
Шәһәр башлыгы ассызыклаганча, Татарстан хоккее һәрвакыт үзенең йолдызлары
белән дан тоткан, шул исәптән Данис Зарипов, Алексей Морозов, Кирилл Петров,
Александр Бурмистров һәм башкалар. «Безнең балаларга спорт белән шөгыльләнергә
этәргеч бирүче көчле уенчылар кирәк. Ә республикада моның өчен бөтен шартлар
тудырылган, Казанда гына да 12 хоккей сарае төзелгән, быел 82 хоккей тартмасы
һәм 21 шугалак эшләячәк. Шуңа күрә барлык спорт сөючеләрнең дә бозга чыгу
мөмкинлеге бар, һәм мин моны гаиләләре белән эшләргә чакырам», – дип билгеләде
Илсур Метшин.
Гомумән алганда, Татарстан хоккееның уңышы республика җитәкчелегенең көчле
ярдәменә бәйле, дип ышана Мэр. Аерым алганда, хоккейны беренчеләрдән булып
Татарстанның беренче Президенты, хәзерге вакытта ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер
Шәймиев, шулай ук ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Татнефть» гавами
акционерлык җәмгыяте генераль директоры Наил Маганов үстерә башлаган. «Бүген
Татарстан – хоккей сарайлары саны буенча лидер. Без хоккейны яратабыз һәм аны
үстерүдә теләктәшлек белдерәбез», – дип ассызыклады Илсур Метшин.
Матчтан соң шәһәр башлыгы танылган хоккейчыны чираттагы җиңүе һәм 1300-нче уены
белән котлады.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, КХЛда «Ак Барс» һәм «Нефтехимик»
командалары үзара 54 матч уздырган – 36 тапкыр «Ак Барс» җиңү яулаган, 18
тапкыр «Нефтехимик» откан.
2021 елның 10-нчы декабре көнне уен «Ак Барс» капитаны Данис Зарипов өчен
Россия чемпионатларында юбилей елы булды. Аның исәбендә барлыгы 1300 матч, шул
исәптән: 904 – «Ак Барс», 301– «Металлург», 95 – «Мечел» өчен, бу ил
масштабларында рекорд булып тора. Ул 968 очко җыйган – бу ил чемпионатларында
уенчылар арасында икенче күрсәткеч.
Хоккейчы Казан командасына 2001 елда Чиләбе «Мечел»ыннан күчте, 2013-2017
елларда Магнитогорскның «Металлург» командасы өчен чыгыш ясады. Данис Зарипов
заманча тарихта «Ак Барс» рекордчысы булып тора – ул 17 сезонда 904 матч
үткәргән, 291 алка керткән һәм 639 очко җыйган.
Моннан тыш, Данис Зариповны ил хоккееның икенче «снайперы» дип атарга
мөмкин –2021 елның 20-нче ноябрендә «Торпедо» белән узган матч нәтиҗәләре
буенча ул керткән алкалары саны буенча Борис Михайловны (хәзер казанлы исәбендә 430 алка) узып китте,
шулай ук илебез чемпионатларының 23 уенында голлар белән аерылып торган Андрей
Субботинның рекордын кабатлады.