(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы
декабрь, Камилә Гобәйдуллина). Бүген Казанда «Игелекле дулкын» Бөтенроссия
балалар иҗаты мәдәни-хәйрия фестиваленең гала-концерты уза. 12 җиңүче Россия
эстрадасы йолдызлары белән бер сәхнәдә чыгыш ясый. Концертта катнашу өчен Татарстан
башкаласына Россиянең халык артисты, композитор Игорь Крутой һәм танылган
Россия башкаручылары – Россиянең халык артисты Олег Газманов һәм Россиянең
атказанган артистлары Анжелика Варум һәм Дима Билан килде. Концерт башланыр
алдыннан алар журналистлар белән очраштылар һәм фестиваль турындагы сорауларга
җавап бирделәр.
Матбугат конференциясен ачып, Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр кунакларын
сәламләде һәм күп еллар дәвамында уртак эшчәнлекләре өчен рәхмәт белдерде. «Дүрт ел элек, фестивальгә старт биргәч, без бу
дулкынның никадәр зур һәм киң колачлы булачагы турында уйламадык та. 5 мең
үзенчәлекле бала безнең артистларның кайгыртучан йөрәкләре аша узачагын күз
алдына да китерә алмадык. Зур эш башкарган остазларга, бөтен командага рәхмәт
белдерәсем килә. Фестиваль географиясе бөтен илне колачлый», – диде шәһәр
башлыгы.
Бу проектны эшләтеп җибәрү өчен күп көч куелды, һәм фестивальне үстерү
планнарында да. «Бу «Игелекле Казан»ның зур проекты, ул күп кенә чараларны,
фондларны, битараф булмаган кешеләрне берләштерә. Без ышанабыз, «Игелекле
дулкын» мәңге Казанда булачак һәм сәхнәдә иҗат итәргә теләгән барлык балаларны
берләштерәчәк. Балаларның хыяллары чынга ашсын», – дип билгеләде И.Метшин.
Фестивальнең гала-концертын
Яңа ел бәйрәмнәрендә ТВ аша күрсәтәчәкләр
Гала-концертны «НТВ Телекомпаниясе» АҖ генераль продюсеры урынбасары,
тележурналист Вадим Такменев һәм актриса Ирина Безрукова алып барды. Балалар
чыгышларының язмасын танылган артистлар белән бергә федераль телеканалда Яңа ел
бәйрәмнәрендә күрергә мөмкин булачак. «Ышанам ки, проект беркемне дә битараф
калдырмаячак: өлкәннәрне дә, балаларны да. Тормышта нәрсәдән дә булса мәхрүм
калган нәни балалар өчен бу хыялның тормышка ашуы», – дип билгеләде Игорь
Крутой. Безнең киләчәктә дә проектка карата зур кызыксынуыбыз бар. Кызганыч,
әмма авыру балаларның саны кимеми бит, һәм аларның ата-аналары өчен мондый
проектлар – тормышның мәгънәсе ул», – дип өстәде композитор.
«Безнең һичшиксез яраткан проектларыбыз бар, һәм хәзер тагын «Игелекле
дулкын» да барлыкка килде, без аның белән горурланабыз», – диде Вадим Такменев.
Аның сүзләренә караганда, бу зур социаль проектларның берсе, шуның нәтиҗәсендә
балаларга ярдәм итә алалар.
Стелла Хачанянц: «Фестивальне
барлык кыенлыкларга да карамастан үткәрә алуыбызга без бик шат һәм бәхетле»
Быелгы фестивальдә бөтен Россиядән 2,5 меңнән артык бала һәм яшүсмер
катнашты. Сайлаулар 7 шәһәрдә узды: Ростов-Дон, Новосибирск, Ярославль,
Симферополь, Курск, Кемерово һәм Мәскәүдә. «Без, авырлыкларга карамастан,
фестивальне үткәрә алуыбызга бик шатбыз. Һәм без моны зур канәгатьлек белән
һөнәри дәрәҗәдә эшләдек, – дип билгеләде Игорь Крутой Академиясе генераль
директоры Стелла Хачанянц. – Бик күп чаралар һәм фестивальләр онлайн режимга
күчте, бу безгә дә кагылды – 40 мастер-класс үткәрелде, шуларның 20-се –
онлайн-форматта. Бу яхшы тәҗрибә булды. Мастер-классларда теге яки бу сәбәпләр
аркасында офлайн кушыла алмаган 14 меңнән артык бала катнашты».
Казанга быел 111 бала килде, шимбә, 4-нче декабрьдә, «Мәскәү» мәдәни
үзәгендә фестивальнең суперфиналы булды. Бүген гала-концертта катнашучыларны
күп сюрпризлар көтә. «Балалар бәхетле, бик яхшы шартларда. Казанга җылы кабул
итүләре, ә волонтерларга – изге
йөрәкләре өчен рәхмәт, – диде Стелла Хачанянц. – Балаларны бик күп сюрпризлар
көтә, алар безнең артистлар белән чыгыш ясаячак, ә кайберләренең хыяллары
тормышка ашты да инде. Уртак проект өчен Казанга зур рәхмәт. Без бергә эшләүне
дәвам итәрбез дип өметләнәбез». Игорь
Крутой Академиясенең генераль директоры балалар гына түгел, аларның
әти-әниләре, педагогларына да соклану уята, алар иҗатка мәхәббәт тәрбияләү өчен
үз күңелләрен һәм вакытларын кызганмый, диде.