(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы
декабрь, Алинә Бережная). Казан Мэры Илсур Метшин бүген Башкарма комитетта
узган эшлекле дүшәмбе утырышында, Идел буе районында яшәүчеләргә 31-нче номерлы
автобус маршрутының вакытлыча үзгәрүе турында хәбәр итмәү сәбәпле, шәһәрнең
Тышкы төзекләндерү һәм Транспорт комитеты эшен бик каты тәнкыйтьләде. «Без бит
бу эшләр турында белә идек! Хәрәкәтне ел буена чиклибез, тик никтер хәзер генә аңладык. Ни өчен барысын да алдан күреп, алдан аңлатып
булма?» – дип ачуланды ул.
Исегезгә төшерәбез, 2-нче декабрьдән 2022 елның 30-нчы октябренә кадәр
Казанда автомобильләр һәм җәяүлеләр хәрәкәте өчен Мехчылар урамы участогы ябык.
Бу Девятаев урамыннан Магистраль урамына кадәрге юлны 4 полосага кадәр киңәйтеп
реконструкцияләү белән бәйле. Шуңа бәйле рәвештә 3-нче декабрьдән 31-нче
номерлы автобусларның
хәрәкәт схемасы үзгәртелде, 31а
һәм 31в маршрутлары кертелде.
Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, халыктан яңа хәрәкәт схемасына кагылышлы
күп шикаятьләр килгән – аларга эшкә барып җитәр өчен башка транспорт чарасына
күчеп утырырга туры килә, юлга вакыт бик күп таләп ителә. «Сез хәрәкәт итә
торган поездның рельсларын күчерәсезме? Әле
генә аңлаганнар! Бу бер елга
алдан планлаштырылган эш. Эшнең ничек үткәреләчәген генә түгел, безнең моны ни өчен эшләвебезне дә аңлатырга кирәк. Башта
эшләделәр, ә аннары моны дөрес эшләмәгәнлекне ачыкладылар. Болай ярамый! – диде
ул. – ЮХИДИ килештерми икән, димәк, рейсларга аз сыйдырышлы автобусларны
чыгарырга кирәк. Кешеләргә сезнең килешүләрегезгә барыбер, алар өчен иң мөһиме
– тиешле урынга барып җитү».
Шәһәр башлыгы шулай ук хәрәкәтне оештыру мәсьәләсен шәһәрлеләр белән
диалогта хәл итәргә кирәклеген ассызыклады. «Җирле халык шәһәрнең барлык
почмакларын яхшы белә, алар маршрутны ничек төзергә кирәклеген киңәш иткән
булыр иде. Алар белән бергә фикер алышырга, соңыннан гына дөрес карар чыгарырга кирәк иде», – дип
билгеләде шәһәр башлыгы.
Маршрутның үзгәрү сәбәпләре турында Казан Башкарма комитеты җитәкчесе
урынбасары Игорь Куляжев җентекләп сөйләде. Мехчылар урамы Зур Казан боҗрасын
үстерү планлаштырылган участок булып тора. Эшләр катлаулы юл проблемасын хәл
итәргә мөмкинлек бирәчәк һәм Идел буе районы ягыннан шәһәр үзәгенә баруны
тәэмин итәчәк.
Әмма проектлаганда юлның бу участогы астында 1935 елдан башлап төзелә
торган инженерлык коммуникацияләре узуы ачыкланган. «Урам күп еллар хезмәт
итсен һәм җимереклекләр булмасын өчен коммуникацияләрне тулысынча алмаштыру турында
карар кабул ителде», – дип хәбәр итте Игорь Куляжев. Транспорт куркынычсызлыгы
өчен эшләр башкарылган чорда урам ябылды.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров сүзләренә караганда,
башта 31-нче номерлы автобус маршруты хәрәкәтенең башка схемасы эшләнгән. Әмма
күп кенә кешеләр өчен ул уңайсыз булып чыккан, аерым алганда, маршрутка Г.Тукай
исемендәге 1-нче номерлы татар гимназиясе эләкмәгән, ул ремонтланырга тиешле юл участогына керә. Анализдан соң ЮХИДИ белән
берлектә транспорт хәрәкәтенең башка вариантлары каралган.
3-нче декабрьдән, төзелеш эшләре башланган вакыттан алып, шәхси транспорт
өчен ябык участокны урап узу Учительская, Холмовая, Пригородная, Лебедев, Тимер
Юл, Владимир Кулагин, Каучук урамнары аша оештырылган иде. «Шулай ук
автомобильчеләргә уңайлы булсын өчен, ябык участоклар алдында урап узу
вариантлары белән аншлаглар урнаштырылды», – дип хәбәр итте Илдар Шакиров.
Халык шикаятьләреннән соң 31-нче номерлы автобус маршруты варианты кабат каралды.
Хәзер аны өч өлешкә бүлделәр: «IKEA» – Мех берләшмәсе», «Иске Победилово –
Мәҗит Гафури», «Нефтебаза – Макарон фабрикасы», юл йөрү өчен бердәм түләү һәм
әлеге маршрутлар арасында бер сәгать эчендә күчеп утыру мөмкинлеге каралды. «Бу
эш Кулагин, Каучук, Учительская урамнары буенча җәмәгать транспорты хәрәкәте
куркынычсызлык таләпләренә туры килмәү аркасында башкарылды. Участокта тимер юл
кичүе урнашкан, аның буенча товар һәм электр поездлары хәрәкәт итә», – дип
хәбәр итте Илдар Шакиров.
Нәтиҗәдә 31-нче номерлы автобус маршруты 3-нче декабрьдә IKEA сәүдә
үзәгеннән «Мех берләшмәсе» тукталыш пунктына кадәр үзенең гадәти схемасы
буенча, Кызыл Татарстан һәм Мәҗит Гафури урамнары киселешендә борылып һәм кире
юнәлештә IKEA тукталыш пунктына кадәр уза. 39 км озынлыктагы әлеге маршрутта
хәрәкәт интервалы 8 минут булган 14 автобус эшли.
33 км га өстәмә 31а маршруты кертелде. Автобуслар «Иске Победилово торак
массивы» тукталыш пунктыннан Магистраль – Тихорецк –Техника – Вахитов мәйданы
–Г.Тукай – Татарстан – Девятаев – Мәҗит Гафури урамнары буенча Кызыл Татарстан
һәм Мәҗит Гафури кисешкән урында борылыш ясап, «Мех берләшмәсе» тукталышына
кадәр хәрәкәт итә. Кире юнәлештә автобус шул ук маршрут буенча «Иске Победилово торак массивы» тукталышына кадәр барачак.
«Нефтебаза» тукталыш пунктыннан «Макарон фабрикасы» тукталыш пунктына кадәр 31в номерлы автобуста барып
җитәргә мөмкин.