(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче декабрь). Казан Мэры, «Берләшкән
шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» оешмасы президенты һәм БМОның җирле үзидарә
мәсьәләләре буенча Консультатив Комитеты (UNACLA) президенты Илсур Метшин
тотрыклы урбанизация буенча Генераль Ассамблея президенты каршындагы тотрыклы
урбанизация буенча Консультатив комитетның беренче утырышында чыгыш ясады. Чара
видеоэлемтә режимында узды.
Утырышта катнашучыларны сәламләп, ул, 6 ел элек халыкара берләшмәнең
Шәһәрләрне тотрыклы үстерү максатларын, 5 ел элек Шәһәрләрне үстерүнең яңа
программасын кабул итүен искә төшерде. Аның сүзләренә караганда, тотрыклы һәм
гомуми нигездә COVID-19 пандемиясеннән арынуның бердәнбер ысулы, шәһәрләрне
үстерү өлкәсендә яңа программаны үтәүгә ирешү һәм «Биш иң яхшы өмет»не тормышка
ашыру, аларны Генераль Ассамблея Президенты Абдулла Шаһид яңгыратты: пандемияне
җиңү, планетаның ихтыяҗларын тотрыклы торгызу, канәгатьләндерү, барлык
кешеләрнең хокукларын хөрмәт итү һәм БМОны реформалаштыру – бу урбанизацияне
һәм локальләштерүне көннең глобаль көн тәртибе һәм торгызу чаралары үзәгенә
кую. «Безнең уртак бурычыбыз шәһәрләрне үстерү өлкәсендә яңа программага зуррак
игътибар җәлеп итү өчен өстәмә көч куюдан гыйбарәт», – диде Берләшкән шәһәрләр
һәм җирле хакимиятләр президенты.
Илсур Метшин UNACLA – Җирле һәм төбәк хакимият органнары һәм БМО
системасы, аерым алганда БМО-Хабитат партнерлыгын киңәйтүгә чакыру нәтиҗәсе,
һәм җирле хакимиятләрне дөньяны урбанизацияләү һәм БМО-Хабитат көн тәртибе
юнәлешендә халыкара үсеш стратегиясен тормышка ашыруда төп партнерлар буларак
тану нәтиҗәсе, дип өстәде.
Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта UNACLA комитетына җирле һәм
төбәк хакимият органнарына кагылышлы барлык мәсьәләләр буенча вәкиллекле
тәкъдимнәр бирү мөмкинлеген бирергә кирәк. «Мин шәһәрләрне үстерүнең Яңа
программасын гамәлгә ашыру, безнең берләшмәләрне яклау, планетабызны үзгәртеп
кору һәм бөтен дөньяда хөкүмәтләрне ныгыту өчен универсаль үсеш программаларын
локальләштерү һәм Гомуми программаны гамәлгә ашыру өчен фикер алышу һәм озак
сроклы партнерлык булдыру мөмкинлеген түземсезлек белән көтәм», – дип
йомгаклады Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият президенты.
Тотрыклы урбанизация буенча консультатив комитет Генераль Ассамблея
Президенты Абдулла Шаһид тарафыннан гамәлгә куелган. Аның максаты – пандемиядән
соң яңадан торгызуны тизләтү, климат үзгәрешләренә каршы көрәш чараларын күрү,
хатын-кызларның хокукларын һәм мөмкинлекләрен киңәйтү, шулай ук күп кенә
кызыксынган яклар катнашында күп яклы якын килүне һәм партнерлыкны хуплау.
Консультатив комитет составына шулай ук Икътисади һәм социаль совет
рәисе Коллен Виксен Келапиле, генераль сәркатип урынбасары Әминә Мохаммед, БМО
башкарма директоры Мәймүнә Мохд Шәриф, БМО генераль секретаре урынбасары һәм
төбәк комиссияләре исеменнән Европа икътисадый комиссиясе башкарма секретаре
Ольга Алгаерова, Халыкара сәүдә палатасы генераль секретаре Джон Дентон,
Хабитатның профессионаллар форумы рәисе Мона Рейди, җирле һәм төбәк хөкүмәтләре
буенча глобаль максатчан төркем, Хуайру комиссиясе, шулай ук Көньяк Африка,
Ливан, Кения, Индонезия, Словакия, Эквадор һәм Ямайканың даими вәкилләре керде.
76-нчы сессия барышында тотрыклы урбанизация буенча Консультатив комитет
өч тапкыр җыелачак. Киләсе утырыш мартка билгеләнгән.
Исегезгә төшерәбез, ноябрьдә Казан Мэры Илсур Метшин «Берләшкән шәһәрләр
һәм җирле хакимиятләр» бөтендөнья оешмасы президенты итеп сайланды.