(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче
декабрь). Казан Мэры Илсур Метшин Башкарма комитетта Олимпия чемпионы Марта Мартьянова белән очрашты.
Шәһәр башлыгы спортчы белән Казанда фехтование үсеше перспективалары һәм
үсеп килүче яшь буынны спортка җәлеп итү турында фикер алышты. Чемпион кыз
шәһәр башлыгына фехтование буенча команда беренчелегендә Токиодагы Олимпия
уеннарында яулаган алтын медален күрсәтте. Шәһәр башлыгы
рапирачыларның балалар һәм яшүсмерләрдә спортка һәм сәламәт яшәү рәвешенә
мәхәббәт формалаштыру эшендә югары казанышларын билгеләп үтте. «Сез үсеп килә
торган яшь буын өчен үрнәк булып торасыз», – дип билгеләде И.Метшин.
Мэр чемпионкага фатир алу өчен сертификат тапшырды, аны Казан меценатлары
әзерләгән. Ул билгеләп үткәнчә, Мартьянованың Казан фехтовкалаучыларының яшь буынын тәрбияләүдә катнашуына, ә вакытлар узу белән Татарстан башкаласында
даими эш алып баруына өметләнүен билгеләп үтте. «Казанда бөек фехтовкалаучылар
буыны бар иде инде, һәм без сезнең үрнәгегез белән бу спорт төренә карата яңа
кызыксыну күрербез дип ышанабыз. Хәзер сез спорт карьерасының иң югары
ноктасында, әмма сезнең үз ватаныгызда яшь спортчылар өчен вакытыгыз табылыр
дип өметләнәбез. Ә алга таба бу хезмәттәшлек тагын да тыгызрак була алыр иде»,
– диде шәһәр башлыгы.
Исегезгә төшерәбез, Мартьянова Казанда туып үскән, мәктәп елларында
фехтование белән шөгыльләнә башлаган. 10 яшьтән Марта профессиональ дәрәҗәдә
шөгыльләнә башлаган, ә 2016 елдан спортчы фехтование буенча Россия җыелма
командасының төп составына кергән.
Халыкара аренада беренче җиңүен Казан спортчысы 2018 елда Польшаның
Катовице шәһәрендә узган дөнья Кубогы этабында яулады. Анда рапирачы команда
зачетында алтын медальле булды. Шул ук елны Мартьянова Европа чемпионаты
көмешен яулады.
Токиода узган Уеннарда аның аягы имгәнде, әмма, шуңа да карамастан, ул көрәштә катнашты һәм алтын медаль яулап, Россия җыелма
командасы җиңүенә өлеш кертте.
Казан фехтование мәктәбе тарихында бу 1976 елдан соң беренче алтын Олимпия
медале, ул вакытта Монреальдәге XXI Уеннарда Казанның берьюлы өч
фехтовкалаучысы – Наилә Гыйләҗева, Ольга Князева һәм Валентина Никонова СССР
командасы составында җиңү яулады.
1970 нче еллардан бүгенге көнгә кадәр Казанда туып-үскән һәм җирле спорт
мәктәпләрендә тәрбияләнгән Людмила Шубина (гандбол, 1976 ел), Лидия Логинова
(волейбол, 1980 ел), Марат Ганеев (велоспорт, 1988 ел), Дарья Шкурихина (нәфис
гимнастика, 2008 ел), Дамир Хафизуллин (хоккей, 2018 ел) Олимпия чемпионнары
булдылар.