(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче
сентябрь, Камилә Гобәйдуллина). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин сигезенче
чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларда тавыш
бирде. Иртә белән ул тормыш иптәше Гөлнара Метшина белән бергә «Казан дәүләт аграр
университеты» югары һөнәри белем бирүче федераль дәүләт бюджет мәгариф
учреждениесенең Механизация һәм техник сервис институтында урнашкан 271-нче
номерлы сайлау участогына килде. Шәһәр башлыгы казанлыларны тавыш бирү башлану
белән котлады һәм аларны сайлауларда катнашырга чакырды.
«Бу чыннан да ил, Татарстан һәм Казан өчен зур вакыйга.
Сайланган курсны саклап калу, үз гражданлык позицияңне белдерү бик мөһим.
Сайлау участокларына беренче тапкыр килүчеләрне аерым котлыйм», – диде Мэр. Аның фикеренчә,
өлкәннәрнең генә түгел, яшьләрнең дә иртәгәге көн файдасына тавыш бирүләре бик
мөһим. «Казан һәрвакыт актив гражданнар позициясе булган актив шәһәр булды һәм алга
таба да шундый булып калачагына ышанам. Шуңа күрә, кадерле казанлылар, бу
көннәрдә сезне сайлау участокларына килергә һәм Россиянең киләчәге өчен тавыш
бирергә чын күңелдән чакырам», – дип мөрәҗәгать итте шәһәр халкына Илсур
Метшин.
Бүгенге көндә Казанда 922 мең 61 сайлаучы яши, шуларның 10 мең 839-ы әлеге сайлауларда беренче тапкыр тавыш
бирәчәк.
Тавыш бирү 3 көн – 17-нче сентябрьдән19-нчы сентябрьгә кадәр уза. Бердәм
тавыш бирү көне статусы 19-нчы сентябрь датасына беркетелгән. Бу көннәрдә
сайлау участоклары 8:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.
Барлыгы шәһәр территориясендә 463 сайлау участогы оештырылган, шул исәптән
3 яңа участок «Салават Купере» һәм «Солнечный город» торак микрорайоннарында ачылган.
Яшәү урыныннан еракта торучылар да тавыш бирә алачак – сайлаучыларның вакытлыча
булу урыннарында, нигездә, медицина учреждениеләрендә 32 участок ачылачак.
Тавыш бирү урыннарыннан еракта урнашкан торак массивларда яшәүче
сайлаучыларны сайлау көнендә сайлау участокларына кадәр 34 автобус бушлай
йөртәчәк. Транспорт эше турында өстәмә мәгълүматны казанлылар район
администрацияләрендә һәм ТИҮ җитәкчеләреннән белә алачак.
Исегезгә төшерәбез, барлык тавыш бирүчеләр сайлау участокларында «Я
проголосовал! / Мин тавыш бирдем!» дигән беләзек алачак. Ул шәһәр халкына
бушлай йөрү хокукы бирә һәм тавыш бирү көннәрендә планлаштырылган барлык
чараларга керү билеты булып хезмәт итәчәк. Иң зур бәйрәм гадәттәгечә «Ак Барс
Арена» стадионы янындагы мәйданчыкта узачак. Чараның уздырылу зонасына махсус
беләзек ияләре генә эләгә ала. 19-нчы сентябрьдә 14:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә
кадәр яшьләр, спорт зоналары, «Жизнелюб» һәм «Литературный дворик» проектлары
мәйданчыклары эшләячәк. Программаның кульминациясе концерт булачак, анда
Татарстан һәм Россия йолдызлары чыгыш ясаячак. Сәхнәгә Гүзәл Уразова, Фирдүс
Тямаев, Салават Фәтхетдинов, Uma2rman, Филатов һәм Karas, Мот һәм Олег Газманов
чыгачак. Чара азагында бәйрәм салюты булачак.