(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы сентябрь, Алинә Бережная). Казанның Совет районында
тиздән «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты буенча төзелгән 182-нче номерлы «Сипкел»
балалар бакчасының икенче бинасы ачылачак. Бүген Казан Мэры Илсур Метшин
мәктәпкәчә учреждение белән танышты.
Азат Габбасов урамындагы «Весна 2» торак комплексында тәрбия һәм укыту
татар телендә катнаш төрдәге 182-нче номерлы балалар бакчасы 2020 ел ахырында ачылды. Быел «Весна 1» торак комплексында яшәүче бәләкәчләрне
Татарстан бюджеты һәм федераль бюджеттан субсидияләр хисабына төзелгән
мәктәпкәчә учреждениенең яңа корпусы кабул итәргә әзерләнә. Яңа бина 120 урынга
исәпләнгән, шул исәптән 40 ясле, монда 6 төркем ачу планлаштырыла. Бүгенгә
мәктәпкәчә учреждение тулысынча комплектланган – ата-аналардан балаларны алу
турында 123 гариза кергән.
Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә балалар сәнгать-эстетик һәм
экологик тәрбиягә аерым игътибар биреләчәк, дип сөйләде Казан Мэрына 182-нче
номерлы балалар бакчасы мөдире Гөлнара Кадыйрова. «Торак комплекс экологик
чиста районда, эре сәнәгать предприятиеләреннән еракта, урман тирәлегендә,
Нокса елгасы янында урнашкан. Шулай итеп, балаларны экологик тәрбияләү идеясе
туды», – дип сөйләде ул.
Илсур Метшин балалар бакчасының биналарын – ясле һәм зурлар төркемен,
ата-аналарның көтү зонасын, спорт залын карады, шулай ук Мэрга юл хәрәкәте
кагыйдәләренә багышланган почмак күрсәттеләр, анда балалар уен формасында юл
билгеләрен өйрәнәчәкләр. Балалар бакчасында музыка залы, психологик бушану,
логопед кабинетлары, методик кабинет, медицина блогы, азык-төлек блогы, кер юу
бүлмәсе бар, ә мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе ишегалдында спорт-уен
мәйданчыгы урнаштырылган.
«Һәр яңа балалар бакчасы – балалар бәхетенең кечкенә сарае, анда яшь
казанлылар мәктәпкәчә белем һәм беренче күнекмәләр ала. Сизгер педагоглар,
балалар бакчасы мөдире ярдәме белән һәр мәктәпкәчә белем бирү йортының үз
үзенчәлеге бар, һәм бу бик мөһим», – дип ассызыклады Илсур Метшин.