(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче
сентябрь). Казан илнең миллионлы шәһәрләре арасында физик культура һәм спорт
өлкәсендә Муниципаль башкарма хакимият органнары ассоциациясендә рәислек итүче
шәһәр итеп сайланды. Мондый ассоциацияне булдыру турында карар «Россия – спорт
державасы» IX Халыкара форумында кабул ителде, дип хәбәр итте шәһәр Башкарма
комитетында узган эшлекле дүшәмбедә Физик культура һәм спорт комитеты рәисе
Альберт Салихов.
8-нче сентябрьдән 10-нчы сентябрьгә кадәр «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә
узган форумда федераль башкарма хакимият органнары вәкилләре, ил субъектлары
башлыклары, халыкара һәм гомумроссия спорт федерацияләре җитәкчеләре, эре
бизнес-структура җитәкчеләре, танылган спортчылар, тармак экспертлары һәм спорт
индустриясе лидерлары катнашты. «Өч көн эчендә форумда 4 меңгә якын кеше булды,
аларның күбесе «Хезмәткә һәм оборонага әзер» комплексы зонасына игътибар итми
калмады – 3,5 меңнән артык кеше ГТО нормативларын тапшырды», – дип хәбәр итте
Альберт Салихов.
Форумның эшлекле программасы 42 чараны үз эченә алды – «Спорт 2030.
Тотрыклы үсешкә юл» пленар утырышы, тематик түгәрәк өстәлләр, панель
дискуссияләр. А.Салихов сүзләренә караганда, безнең илдә физик культура һәм
спорт өлкәсен үстерү өчен берничә мөһим акт һәм килешүләр кабул ителгән һәм
имзаланган, ә катнашучылар һәм кунаклар тармактагы казанышлар белән
махсуслаштырылган күргәзмәдә таныша алган. Форумның мөһим чараларының берсе –
миллионлы шәһәрләрнең физик культура һәм спорт өлкәсендә идарә органнары
җитәкчеләре киңәшмәсе булды.
Казан Мэры Илсур Метшин РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсен үтәүнең
мөһимлеген ассызыклады – 2030 елга илдә халыкның 70%-ы системалы рәвештә спорт
белән шөгыльләнергә тиеш. «Татарстан Президенты спорт инфраструктурасын
үстерүгә зур игътибар бирә торган Казанны аерым билгеләп үтте. Без чыннан да
зур юл уздык», – диде Мэр. – Без 2006 елда старт алдык – ул вакытта системалы
рәвештә спорт белән халыкның 10,6%-ы шөгыльләнде. Инде бүген үк халыкның 51%-ы
сәламәт яшәү рәвеше алып бара». Шәһәр башлыгы ассызыклаганча, хәзер ТР
башкаласы алдында яңа бурыч тора. «Без 2030 елга Казан илнең спорт белән
шөгыльләнүчеләрнең 71% -ына планка ирешелгән беренче шәһәрләренең берсенә
әйләнсен өчен омтылачакбыз», – дип йомгаклады шәһәр башлыгы.