(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче
сентябрь, Алинә Бережная). Казанның район администрацияләрендә административ
хокук бозулар турында мәгълүматларны эшкәртүне гадиләштерергә мөмкинлек бирәчәк
«Муниципаль контроль» системасын кертү планлаштырыла. Бүген Вахитов һәм Идел
буе районнары хакимияте башлыгы Марат Закиров эшлекле дүшәмбедә кушымтаны
сынауның уңай тәҗрибәсе турында сөйләде.
Агымдагы елда Вахитов һәм Идел буе районнары администрацияләренең иҗтимагый
куркынычсызлык мәсьәләләре бүлеге белгечләре тарафыннан хокук бозулар турында
2497 беркетмә төзелде һәм административ комиссиягә карауга җибәрелде. Әмма,
Марат Закиров сүзләренә караганда, бу сан күбрәк булырга мөмкин. «Белгечләр
хокук бозу табылган урында беркетмәнең ике кәгазь нөсхәсен кулдан тутырырга,
кәгазь материалларның күчермәләрен почта аша мөстәкыйль җибәрергә, ә
административ комиссия хезмәткәрләренә материалларны кулдан эшкәртергә, аларны
сканерларга һәм мәгълүматны 1С программасына кертергә кирәк», – дип билгеләде
ул.
Эшне гадиләштерү өчен Казан Башкарма комитетының Мәгълүмати технологияләр
һәм элемтә идарәсе «Муниципаль контроль» кушымтасын эшләде. Цифралы
технологияләр беркетмәләрне рәсмиләштерү эшләрен ике тапкыр кыскартырга
мөмкинлек бирде, ә кеше кабат хокук бозган очракта, хокук бозучы турында мәгълүматларны
автомат рәвештә тутыру исәбенә өч тапкыр.
Хәзер кушымтада мобиль җайланмадан хокук бозуларны фотога төшерү,
беркетмәләрнең һәм хәбәрнамәләрнең электрон рәвештә шаблоннарын автомат рәвештә
тутыру, кирәкле документларны күчереп йөртелә торган bluetooth-принтерда
бастыру, материалларны административ комиссиягә автомат тапшыру, беркетмәләрнең
күчермәләрен почта аша автомат рәвештә җибәрү кебек функцияләр тәкъдим ителгән.
«Мобиль кушымта өчен күп кенә функцияләр эшләнде, алар электрон форматта кәгазь
эшен башкаралар һәм автомат эш координациясен алыштыралар. Мәсәлән, бүлек
җитәкчесе хезмәткәрләргә биремнәрне кушымта аша, аларның эштәге йөкләнешен
анализлаудан чыгып формалаштыра ала», – дип хәбәр итте Марат Закиров.
Вахитов һәм Идел буе районнарында «Муниципаль контроль»ны ике ай дәвамында
сынап карадылар. Бу вакыт эчендә фото-таблицалар, хәбәрнамәләр формалаштыру
буенча кисәтүләр барлыкка килде, шулай ук басма функциясен беркетмә генә түгел,
хәбәрнамәләр, карау актлары һәм тартып алу актлары да өстәргә кирәклеге
ачыкланды.
«Без бу системаны Казан шәһәренең барлык
администрацияләрендә кертергә тәкъдим итәбез. Иҗтимагый куркынычсызлык
мәсьәләләре буенча бүлекләрнең эшен цифрлаштыру безгә барлык хезмәткәрләр өчен
дә яңа системаның финал адаптациясе этабын тиз узарга, эш процессларының
нәтиҗәлелегенә йогынты ясарга һәм, бу бик мөһим, аларны мөмкин кадәр ачык
итәргә мөмкинлек бирәчәк», – диде Марат Закиров.
Илсур Метшин тәкъдимне хуплады.
«Әгәр дә системаның эшләнүенә ышаныч бар икән, нәтиҗәле эшли икән,
хезмәткәрләрне укытуны һәм аны башка администрацияләрдә кертүне сорыйм», – дип
йөкләде ул.