(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы сентябрь, Алинә Бережная). Казан Мэры Илсур
Метшин шәһәр Башкарма комитетына Эчке эшләр идарәсе белән берлектә тышкы
яктырту баганаларында законсыз рәвештә белдерүләр ябыштыручы тәртип бозучыларга
карата идарә табарга кушты. Эшлекле дүшәмбедәге проблема турында «Казэнерго» АҖ
генераль директоры Рөстәм Габделхаков искәртте. Аның сүзләренә караганда,
контракт белән терәкләрне чистарту вакыты аралыгы билгеләнмәсә дә, предприятие
даими рәвештә бу эшне башкара, әмма игъланнарны ябыштыруны дәвам итәләр. Шул ук
вакытта листовкаларда күрсәтелгән номерлар буенча автошалтыратулар нәтиҗә
бирми.
Шәһәр башлыгы ассызыклаганча, бу проблеманы полиция
белән бергә хәл итәргә кирәк. «Без бу мәсьәлә белән беренче тапкыр гына
очрашмыйбыз. Эчке эшләр министрлыгы белән бергә җыелырга кирәк, бу бит милекне
бозу, һәм тиешле административ җәза бар. Кабат хокук бозганда – җинаять җәзасы.
«Казэнерго» һәм башка милекчеләрдән гаризалар булырга тиеш», –дип билгеләде
Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы шулай ук баганаларда видеокамералар урнаштырылган булуга
игътибарны юнәлтте, һәм алар буенча шулай ук хокук бозучыларны ачыкларга
мөмкин. «Без үз вакытында видеокамералар һәм видеокүзәтү буенча преференцияләр
ни өчен бирдек? Әгәр камералар юк икән, аларны өстәмә рәвештә чатларда
урнаштырырга кирәк. Без шәһәрне төзекләндерүгә, тышкы кыяфәтенә һәм чисталыгына
шундый игътибар бирәбез, ә моны хәл итә алмыйбыз. Эчке эшләр идарәсе белән
бергә нәтиҗәле чаралар көтәм. Телефоннар, видеокамералар, шәхси состав бар. Штабтан
чыгыгыз һәм бу явызларны тотыгыз», – дип йомгаклады шәһәр башлыгы.