(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы
август). Бүген Казанда язучы, СССР Дәүләт премиясе лауреаты Кави Нәҗми һәм аның
хатыны, тәрҗемәче Сәрвәр Әдһәмова
хөрмәтенә мемориаль такта ачылды. Зураб Церетели остаханәсендә эшләнгән истәлекле
билге Большая Красная урамындагы 57б номерлы йортта урнаштырылды..
Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер
Шәймиев, Казан Мэры Илсур Метшин һәм РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык
министры урынбасары Никита Стасишин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов чарада катнашучыларны Республика көне белән котлады. Ул
билгеләп үткәнчә, Кави Нәҗми белән Сәрвәр Әдһәмова татар мәдәнияте үсешенә зур
өлеш керткәннәр. Кави Нәҗминең , «Язгы җилләр» романы – татар совет әдәбиятында
иң әһәмиятле әсәрләрнең берсе. Ә Сәрвәр Әдһәмова тәрҗемәләре ярдәмендә татар
укучысы илебез һәм чит ил шагыйрьләре һәм язучылары әсәрләре белән таныша алды.
Минтимер Шәймиев үз чиратында билгеләп үткәнчә, «Язгы җилләр» әсәренең
сәнгать кыйммәте югары. Бу роман өчен Кави Нәҗми СССР Дәүләт премиясенә лаек
булган.
Тантанада катнашучылар Кави Нәҗми һәм Сәрвәр Әдһәмова яшәгән фатирга
чәчәкләр салдылар, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.