(Казан
шәһәре KZN.RU, 24-нче февраль, Алинә Бережная). Быел Казанда юл эшләренә һәм
ишегалды территорияләрен төзекләндерүгә төрле дәрәҗәдәге бюджетлардан 10 млрд
сумнан артык акча бүлеп бирү планлаштырыла. Быел Вознесение тракты төзелә
башлаячак һәм Несмелов урамыннан 32-нче Хәрби шәһәрчеккә кадәр юл төзелеше
дәвам итәчәк, киләчәктә ул Горький Шоссесының дублеры булачак. Бу хакта бүген
шәһәр Ратушасында дүртенче чакырылыш Казан шәһәр думасының V сессиясендә
Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин сөйләде.
Узган ел юл ремонтына, ишегалларын төзү һәм
төзекләндерүгә моңарчы күрелмәгән финанслау – 14,3 млрд сум бүлеп бирелгән.
«Бөтен казанлылар исеменнән Президентыбыз Рөстәм Нургалиевичка моның өчен зур
рәхмәт әйтәсе килә! 2025 елга сыйфатлы һәм куркынычсыз юллар белән тәэмин итү
буенча Россия Президенты тарафыннан куелган бурычны без инде үтәдек һәм бу
юнәлештә эшне дәвам итәбез», – дип мөрәҗәгать итте ТР Президентына Илсур
Метшин.
Казанда 2020 елда гомуми мәйданы миллион квадрат
метрдан артык булган 30 км озынлыкта 90 юл участогы ремонтланган һәм төзелгән. «Бүген
урам-юл челтәренең 83%-ы норматив хәлдә – без бу хакта хыяллана да алмый идек»,
– дип билгеләде шәһәр башлыгы.
Зур юл төзелеше объектлары арасында – Зур Казан
боҗрасы. 2020 елда Мидхәт Булатов урамыннан Борисково урамына кадәр Зур Казан
боҗрасы участогы төзелешенең мөһим этабы тәмамланган. Хәзер Борисково урамыннан
Техника урамына кадәр участокта транспорт хәрәкәте ачык, Россиядә иң озын
трамвай маршруты эшли башлады.
Узган ел Максимов урамы участогын – Петр Витер
урамыннан алып Дементьев урамына кадәр – реконструкцияләү, шулай ук Несмелов
урамыннан алып 32-нче Хәрби шәһәрчеккә кадәр 4 полосалы автомобиль юлы
төзелешенең беренче этабы тәмамланган.
Бу елга планнар бик зур, дип билгеләде Илсур Метшин.
Быел юл эшләренә һәм ишегалды территорияләрен төрле дәрәҗәдәге бюджетлардан
төзекләндерүгә 10 млрд сумнан артык акча бүлеп бирү планлаштырыла, шуларның
дүрттән өчесе юлларны ремонтлауга тотылачак. Барлыгы 12 юл һәм 78 квартал
эчендәге юл, 22 бистә юлы капиталь ремонтланачак, бакча ширкәтләренә 3 керү юлы
салыначак.
Депутат Михаил Кузнецовның юлларның йөкләнеше, бигрәк
тә шәһәргә керү юллары турындагы соравына җавап биреп, Мэр бу юнәлештә шулай ук
эш алып барылуын билгеләп үтте. «15 ел эчендә Казанга 228 мең кеше күчте. Шәһәр
үсә, шул ук вакытта машиналар саны да арта – 2005 елда алар саны 135 мең, узган
елда – 450 мең иде», – диде Татарстан башкаласы башлыгы. Әгәр элек шәһәргә –
Мамадыш тракты, Горький Шоссесы, Оренбург тракты, Дәрвишләр бистәсе, Салмачы
һәм Куюки ягыннан керү проблемалары ял көннәрендә генә булса, хәзер хәрәкәт итү
эш көннәрендә дә кыенлашкан.
Мэр фикеренчә, Зур Казан боҗрасы төзелешен дәвам итү
шәһәр үзәгендә, ә Несмелов урамыннан 32-нче Хәрби шәһәрчеккә кадәр, ул
киләчәктә Горький шоссесы дублеры булачак – шәһәрнең елга аръягында транспорт
йөкләнешен киметергә мөмкинлек бирәчәк.
Моннан тыш, берничә бистә һәм торак комплексларында
яшәүчеләрнең проблемаларын хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк Вознесение тракты
төзелә башлаячак. Мэр сүзләренчә, яңа магистраль Мамадыш һәм Оренбург трактлары
йөкләнешен киметергә мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, проектлау эшләре алып барыла,
Оренбург тракты ягыннан шәһәргә керү юлында ике дәрәҗәле борылыш элмәген төзү
буенча әзерлек эшләре бара.
Шәһәр башлыгы «Безнең ишегалды» республика проектын
гамәлгә ашыру турында сөйләде. «120 мең кеше яши торган 460 йортның ишегалды
территорияләре төзекләндерелде. Агымдагы елда программа дәвам иттереләчәк – без
2,6 млрд сум күләмендә финанслау көтәбез», – дип сөйләде Илсур Метшин. Ул шулай
ук хисап елында 2 млрд сумнан артык суммага 276 йорт ремонтланган, дип өстәде.
Барлыгы 3 ел эчендә 6,4 млрд. сумлык 724 йортны ремонтлау планлаштырыла.