(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы октябрь, Алена Мирошниченко). 2-нче ноябрьдән башланачак көзге каникулларда Казанның 14 меңләп укучысы мәктәп яны лагерьларында ял итә алачак. Алар 157 уку йортында оештырылачак. Ата-ана түләве юллама бәясенең 15%-ын гына тәшкил итәчәк – 128 сум. Бу хакта бүген Казан башкарма комитетында эшлекле дүшәмбедә мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов сөйләде.
Шәһәр мәктәпләрендә көзге каникуллар 2-8 ноябрь көннәрендә узачак. «Соңгы елларда беренче тапкыр мәктәп яны лагерьларының көзге сменасы оештырылачак. 14 меңгә якын бала 2-нче ноябрьдән 7-нче ноябрьгә кадәр 157 мәктәп базасында оештырылган лагерьларда ял итәргә планлаштыра. Биш көн дәвамында балалар 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр, дежур группаларда 8.30 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр шөгыльләнәчәк», – дип хәбәр итте И.Ризванов.
Юлламаның тулы бәясе 858 сумны тәшкил итә. Ата-ана түләве бу сумманың 15%-ын гына тәшкил итәчәк – 128 сум. Шул ук вакытта балалар бюджеттан 143,26 сумга өч тапкыр туклану белән тәэмин ителәчәк, дип ассызыклады спикер.
Көзге каникул чорында бөтен шәһәр балалары өчен бердәм «Казан – яшь гражданнар шәһәре» укыту-танып белү программасы оештырылачак. Аның кысаларында имин балачак, яхшылык һәм явызлык темасына, ТАССРның 100 еллыгына, Җиңүнең 75 еллыгына һәм Казанга хезмәт батырлыгы исеме бирелүгә багышланган чаралар узачак.
«Лагерьларга йөрмәгән балалар өчен Казан белем бирү порталының «Нескучные каникулы»бүлеге өйдә шөгыльләнергә мөмкин булган мастер-класслар белән тулыландырылачак», – дип өстәде мәгариф идарәсе җитәкчесе.
Көзге каникуллар чорында штат режимында өстәмә белем бирү учреждениеләре эшләячәк, анда мәктәп укучылары өчен интеллектуаль һәм иҗади чаралар планлаштырылган. Моннан тыш, укытучылар һәм ата-аналар белән берлектә мәктәп укучылары музейларга, күргәзмәләргә, спектакльләргә һәм кинотеатрларга йөриячәк.
«Барлык санап үтелгән чаралар һәм мәктәп яны лагерьлары эше Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең актуаль санитар-эпидемиологик таләпләрен үтәп оештырылачак», – дип ассызыклады И.Ризванов. Ул хәзер үк мәктәпләрдә сыйныф сәгатьләре һәм ата-аналар җыелышлары уздырыла, дип өстәде. Профилактик әңгәмәләрдә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, ЮХИДИ вәкилләре, балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторлар һәм башка белгечләр катнаша.
«Бу каникулларда без мәктәп лагерьлары эшен компенсациялибез һәм ата-аналарга балалар ялы өчен мондый мөмкинлектән файдаланырга тәкъдим итәбез. Юлламаның бәясе һәркем түли алырлык – 128 сум, туклану тулысынча бюджет хисабына», – дип йомгаклады Казан мэры Илсур Метшин. Ул искәрткәнчә, мәктәп яны лагерьлары эше бу елның июнендә коронавирус пандемиясе аркасында туктатылды.