(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче октябрь, Алинә Бережная). Казанда капиталь ремонттан соң Рихард Зорге урамы, 64 адресы буенча урнашкан «Касатка» Олимпия резервы спорт мәктәбе үз ишекләрен ачты. Бу республиканың беренче йөзү мәктәбе – быел ул үзенең 60 еллыгын билгеләп үтә. Бүген спорт учреждениесендә 517 бала йөзү белән шөгыльләнә. Казан Мэры Илсур Метшин яңартылган мәктәптә булды һәм ремонт сыйфатын шәхсән тикшерде.
2005 елда 1990 елда төзелгән бинада агымдагы ремонт булды. Аннан соң спорт мәктәбе бинасын капиталь төзекләндерү берничә этапта узды. 2018 елда төзүчеләр бинаның фасадын һәм түбәсен тулысынча ремонтлаган, стеналарын җылыту системасын камилләштергән, вентиляциянең заманча системасын урнаштырган. 2020 елның апрелендә бина эчендәге ремонт эшләренә кагылган икенче этапка керештеләр. Техник җиһазлар, канализация системасы, вентиляция системалары, бассейн касәсе өслекләре, су әзерли торган искергән җайланмалар алыштырылды. Сүз уңаеннан, дүрт юллы зур ваннаның зурлыгы 25х9 м (тирәнлеге – 120 см дан алып 180 см га кадәр), кечкенәсе – 6х10 м (тирәнлеге – 60 см дан 90 см га кадәр) тәшкил итә.
«Касатка» спорт мәктәбе директоры Игорь Ионов шәһәр башлыгына капиталь ремонт мәктәп укучылары өчен дә, тренерлар составы өчен дә зур вакыйга булды, дип сөйләде. «Безнең мәктәпкә 60 яшь, һәм бу вакыт эчендә без бик күп профессиональ спортчылар чыгара алдык. Безнең тәрбияләнүчеләр Россия дәрәҗәсендә дә, дөнья дәрәҗәсендә дә лаеклы урыннар яулыйлар», – дип билгеләп үтте Игорь Ионов. Спорт мәктәбенең танылган чыгарылыш укучылары арасында – йөзү буенча Россия җыелма командасы әгъзасы һәм Олимпия уеннарында катнашу өчен кандидат Егор Куимов. Хәзер мәктәптә 15 тренер 497 баланы йөзәргә өйрәтә, 2 тренер 20 синхрончыны тәрбияли.
Казан Мэры Илсур Метшин ассызыклаганча, йөзү – казанлыларның яраткан спорт төрләренең берсе, һәм мәктәп директорыннан капиталь ремонттан соң күп кеше язылдымы дип кызыксынды. «Әлбәттә, кызыксыну артты, теләүчеләр җитәрлек, киләләр, язылалар, барысы да яңа шартлардан канәгать», – дип җавап бирде И.Ионов.
«Без сәламәт яшәү рәвешен шәһәр халкының мөмкин кадәр күбрәк өлеше алып баруына омтылабыз. Бүген йөзү белән 11 меңгә якын профессиональ спортчы һәм һәвәскәр шөгыльләнә. «Касатка» мәктәбе Татарстанның да, Россиянең дә танылган чемпионнарын тәрбияләде һәм тәрбияләүне дәвам итә, һәм бу шатландыра», – дип билгеләде И.Метшин. Ул шулай ук ТР башкаласында елдан-ел бассейннарның күбрәк пәйда булуын ассызыклады. «Казанның меңьеллыгы елында Казанда 20 бассейн бар иде, хәзер алар 63, без бассейнлы мәктәпләр төзүне дәвам итәбез. Һәм монда республика җитәкчелегенең, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның өлеше зур. Балалар белән шөгыльләнүләре сөендерә, аларның барысы спортчы булмаса да, йөзәргә өйрәнүләре сәламәт яшәү рәвеше алып барулары – бу бик яхшы, һәм моны хупларга кирәк», – дип йомгаклады И.Метшин.