(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче сентябрь, Алинә Бережная). 11-13-нче сентябрьдә узган дүртенче чакырылыш Казан шәһәр Думасы депутатларын сайлауларда 62% сайлаучы катнашты, бу 2015 елда Казан шәһәр Думасына депутатлар сайлауга караганда 13%-ка күбрәк. Бүген Казан Ратушасында дүртенче чакырылыш Казан шәһәр Думасының беренче сессиясендә сайлаулар нәтиҗәләре турында Казанның сайлау комиссиясе рәисе Фәрит Гәрәев сөйләде. Сайлаулар узган дип табылды, дип өстәде ул.
Казан шәһәр Думасына сайлаулар нәтиҗәләре буенча 50 депутат сайланды: 25 депутат - бердәм сайлау округы буенча һәм 25 депутат - бермандатлы сайлау округы буенча. Бердәм сайлау округы буенча «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Казан җирле бүлеге 18 мандат алды, 4 мандатка «КПРФ» партиясе, 3 мандатка «Гадел Россия» партиясе лаек булды.
Бермандатлы сайлау округлары буенча «Бердәм Россия» партиясенең Казан җирле бүлекчәсе 16 мандат алды, 5 кандидат - үз-үзен тәкъдим итүчеләр арасыннан. Берәр депутат мандатын «Россия Коммунистлары», ЛДПР, «Гадел Россия», «Үсеш партиясе» партияләре вәкилләре алды. Шулай итеп, Фәрит Гәрәев сүзләренчә, Казан шәһәр Думасында Россиянең барлык эре сәяси партияләре тәкъдим ителгән. Казан шәһәр Думасының яңа составы яшәрде, дип ассызыклады Фәрит Гәрәев, депутатларның уртача яше - 43 яшь, 74%-ын ир-атлар, 26%-ын хатын-кызлар тәшкил итә.
Казан Мэры Илсур Метшин хәбәр иткәнчә, сайлаулар нәтиҗәләре буенча, «Бердәм Россия» сәяси партиясенең депутат фракциясен Лилия Бакулина, «Гадел Россия» партиясен - Рөстәм Рамазанов, «Россия коммунистлары» партиясен Алексей Серов җитәкли.