(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы сентябрь). Бүген Казанның Идел буе районында Рихард Зорге урамы, 71 адресы буенча урнашкан ачык типтагы физкультура-савыктыру комплексы эшенә старт бирелде, анда РФ спорт министры Олег Матыцин, Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин һәм Россия футбол берлеге президенты Александр Дюков катнашты. Яңа спорт объектын ачу тантанасында шәһәр башлыгына «Физик культураны һәм спортны үстерүдәге казанышлары өчен» Мактау билгесе тапшырылды.
«Бүген бездә истәлекле вакыйга - Идел буе районы йөрәгендә без шундый искиткеч стадион ачабыз. Бу эштә катнашучыларга, искитмәле программа өчен Россия Федерациясе Хөкүмәтенә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерәм. Без Казанның һәр районында балаларның спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге булсын дип хыялланган идек», - диде тантанада Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы бер ел элек футбол буенча ярышлар вакытында аның янына «Приволжанин» спорт мәктәбенең футбол командасы уенчыларының әти-әниләре килгәнен искәртте. Алар күпсанлы футболчылар әзерләгән атаклы спорт мәктәбе өчен үз кырын төзүне сорадылар. «Мин моны бергә эшли алуыбызга бик шат. Сәламәт яшәү рәвеше һәм спорт көндәлек тормышыбызда юлдаш булсын», - дип өстәде шәһәр башлыгы.
Яңа спорт объекты «Спорт - тормыш нормасы» илкүләм проекты кысаларында төзелде. Биредә эшләр июнь башында старт алды. Проект буенча башта иске футбол кырын 30х60 метр мәйданлы яңасына алмаштыру планлаштырылган иде. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән өстәмә акча бүлеп бирелде, бу 94х49 метрлы футбол кыры төзергә мөмкинлек бирде.
Аның янында воркаут белән шөгыльләнү өчен мәйданчык, 50 кешегә исәпләнгән тамашачылар трибунасы булган 60х30 метр мәйданлы ачык хоккей тартмасы һәм модульле чишенү бүлмәләре урнашкан. Футбол кыры периметры буйлап 300 метр озынлыктагы 4 җиңел атлетика юлы һәм йөз метрга йөгерү өчен 4 юл салынган. Шулай ук монда озынлыкка сикерү өчен җиңел атлетика чокыры төзелгән.
Яңа футбол кырында «Приволжанин» спорт мәктәбе укучылары шөгыльләнер, дип планлаштырыла. Биредә үк якындагы уку йортларында - 68-нче номерлы мәктәп һәм 21-нче номерлы гимназиядә укучыларның физкультура дәресләре үтәчәк.
«Киләчәк турында уйлаучы, илебездә, Татарстанда, Казанда яшәүчеләргә спорт белән шөгыльләнү өчен максималь уңайлы шартлар тудыручы кешеләр командасында булу миңа бик рәхәт. «Спорт - тормыш нормасы» федераль проекты балаларга спорт белән шөгыльләнергә, хәрәкәттән сөенеч алырга мөмкинлек бирүенә без бик шат, - диде Россия спорт министры Олег Матыцин. - Татарстан Республикасы җитәкчелегенә, Рөстәм Миңнехановка, Илсур Метшинга һәм аның командасына спорт үсешенә зур игътибар биргәннәре өчен рәхмәт белдерәбез. Бу республика үсешенең ачык мисалы». РФ спорт министры шулай ук татарстанлыларны ТАССРның 100 еллыгы белән котлады.
Чара Россия спортының булачак йолдызларына символик пас белән тәмамланды.
Физкультура-сәламәтләндерү комплексын ачуда шулай ук ТР спорт министры Владимир Леонов, Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов, Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов һәм башкалар катнашты.